14 апрельдә Тимершик авылы мәдәният йортынды район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә 2025 елның 1 кварталында терлекчелек эшенә йомгаклар буенча семинар-киңәшмә узды.
Чарада Саба районы Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, район ветеринария хезмәте җитәкчесе, авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчеләре һәм зооветеринария белгечләре катнашты. Киңәшмә барышында терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясалды һәм район хуҗалыкларында актуаль проблемалар каралды.
Терлекчелек буенча Идарә консультанты Илшат Нурмиев чыгыш ясады. Ул катнашучыларны тармак буенча җитештерү күрсәткечләре белән таныштырды. 1 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары 30 555 тонна сөт җитештергән, узган елга караганда 106% тәшкил итә. Сөтнең иң зур үсеше «Туган як» ҖЧҖендә, «Игенче» ҖЧҖендә, «ПМК» ҖЧҖендә, «Саба» ҖЧҖ, «Симет» ҖЧҖ. Барлыгы 4140 тонна ит җитештерелгән, шуларның 1341тн - сыер ите һәм 2788 тн - дуңгыз ите. Районда эре мөгезле терлекләр саны 33742 башка җитә. Шулай ук 45002 баш дуңгыз, 7040 сарык һәм кәҗә, 2634баш ат исәпләнә. Ел башыннан район буенча 3646 бозау туган. Аннары “Саба” ҖЧҖ бүлекчәсе белгечләре хуҗалыкта башкарылган эшләр, җитештерү һәм икътисадый күрсәткечләр турында чыгыш ясадылар. Бүлек идарәчесе Рамил Шәймәрданов авыл хуҗалыгы предприятиесенә йомгак ясады, алдагы язгы кыр эшләренә планнар, техника һәм кадрлар белән тәэмин ителеш турында сөйләде.
Киңәшмә йомгаклары буенча җитәкчеләр һәм белгечләр алдына сыерларны вакытында орлыкландыру, сөтнең продуктивлыгын арттыру буенча бурычлар куелды. «Терлекчелек предприятиеләрендә технологик процессларны үтәү, продуктивлыкны арттыру, сыерларның бракларын киметү һәм яшь терлекләрнең сакланышын арттыру - төп бурыч», - диде район башлыгы Рәис Миңнеханов. Шулай ук чәчү кампаниясе белән барлык хуҗалыкларга да үз вакытында, барлык технологияләрне үтәп, эшне вакытында башкару йөкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев