Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

12 гыйнвар көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Искечә Яңа ел уңаеннан традиция буенча үткәрелә торган “Үкенерлек түгел үткәннәр” тематик кичәсен уздырдылар.

Ул кичәгә 2025нче елда 50 яшьләрен тутырачак үзләрен туган авылларына багышлаган авылдашларыбыз чакырулы иде. Чара “Шытсу” җәмгыяте вәкиле Илгиз Салихов, Түбән Шытсу җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов, мәдәният хезмәткәрләренең котлау сүзләре һәм җырлары белән башланып китте.

12 гыйнвар көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Искечә Яңа ел уңаеннан традиция буенча үткәрелә торган “Үкенерлек түгел үткәннәр” тематик кичәсен уздырдылар.Ул кичәгә 2025нче елда 50 яшьләрен тутырачак үзләрен туган авылларына багышлаган авылдашларыбыз чакырулы иде. Чара “Шытсу” җәмгыяте вәкиле Илгиз Салихов, Түбән Шытсу җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов, мәдәният хезмәткәрләренең котлау сүзләре һәм җырлары белән башланып китте.Алга таба кичә “Кунак Бит Шоу” тапшыруы кысаларында барды. Һәр катнашучы башта киләчәккә һәм үткәнгә юл сайлады. Киләчәккә сайлаучыга капучино, үткәнгә сайлаучыга чәй тәкъдим ителде. Шоу 4 турдан торды. 1 тур - “Мәктәп сораулары”. Сораулар логикага бирелде. Юбилярлар татар халык җырын акапелла җырладылар. Икенче турда алар үзләре турында сөйләделәр. Өченче тур “Кар бөртеге– сорау” дип аталды. Стенага “кар бөртекләре” эленде, алар артына сүзләр язылды. Шул сүзләр буенча үзләренең тормышына бәйле сорауларга җавап бирделәр. Дүртенче котлау турында юбилярларга туганнары, дуслары, якыннары җырлар, шигырьләр, җылы теләкләр бүләк иттеләр. Тапшыру барышында Кыш бабай да килеп котлады, уеннар оештырды, күчтәнәчләр өләште. Тематик кичә бик позитив, иҗади, җанлы үтеп, дискотека белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев