Бүген Тимершык авыл җирлеге кайгы кичерә.
Кызыл-Мишә авылында туып - үскән, махсус хәрби операциядә һәлак булган Әхмәтвәлиев Фәнил Фарсил улы белән мәңгегә хушлаштылар.
Әхмәтвәлиев Фәнил Фарсил улы Тимершык урта мәктәбен тәмамлагач, Казан Дәүләт Ветеринария Академиясендә белем ала, район Ветеринария берләшмәсенә эшкә урнашып, Тимершык участогында Ветеринария табибы булып хезмәт куя. Анда эшләгән дәвердә армия хезмәтен үтәп кайтып, эшчәнлеген дәвам итә. Соңрак башка ветеринария оешмасында эшли.
Махсус хәрби операциягә беренче көннәреннән үк мобилизацияләнеп китә. Луганск республикасының Сватово районында урнашкан развед ротада өлкән разведчик булып хезмәт итә. 2023 елның 17 ноябрендә үз вазифаларын башкарганда һәлак була. Гомеренең соңгы секундына кадәр куелган бурычын үтәп, ил алдындагы бурычын ахырга кадәр үти, үз-үзенә, үз принципларына, үз карашларына һәм Ватанына тугры кала.
Фәнилнең әтисе Фарсил абый, әнисе Наилә апаның, энесенең, якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев