28 март 2023 яңалыклары
-
Саба районы да Россия күләмендә җиденче тапкыр үткәрелә торган «Бергә тапшырабыз» акциясенә кушылды.
Чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары имтихан бирүне үз җилкәләрендә татып карады.Саба муниципаль районы башкарма комитетының аппарат җитәкчесе Марат Рәшит улы Кәримов та имтихан тапшырды.
-
Шәмәрдән авылында яшәүче Нәкыя Заһидуллина бүген узенең 95 яшен тутырды.Аны тәбрикләргә Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев барды.
Нәкыя әбине бүген кич «Дулкын»радиосы аша юбилее белән тәбрикләп без дэ җыр яңгыратачакбыз.Нәкыя әбине тәбриклибез, гомерләрен саулыкта һәм тынычлыкта үткәрүен телибез.
-
Рамазан - изге гамәлләр ае! Бүген Икшермәдәге «Тургай» балалар приютында эшмәкәр, хәйрияче Рифкать Шәфыйковның финанс ярдәме белән Нәүрүз бәйрәме үтте.
Биредә тәрбияләнүче балалар, килгән кунаклар тәмле плов, мичтә пешкән кайнар коймак, шашлык, ботка һәм үлән чәйләре белән сыйланды. Уйнап, биеп, җырлап язны каршы алды.
-
Мәктәп укучыларының каникуллары дәвам итә. Бу дәвердә алар төрле оешмаларга экскурсиягә йөриләр. Бүген,без Саба сәләтле балалар мәктәбенең беренче сыйныф укучыларын кабул иттек.
Аларны үзебезнең эшчәнлек белән таныштырдык. Нәни дусларыбыз башкаруында шигырьләрне һәм җырны сез «Дулкын» радиосы аша бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне-26 нчы апрельдә тыңлый аласыз.