25 февраль 2020 яңалыклары
-
"ТАТМЕДИА"да балалар өчен мультимедиа лаборатория булдырылачак
Максатыбыз - балалар өчен милли-мәдәни дөнья барлыкка китерү, диде "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте генераль директоры.
-
Советлар Союзының соңгы маршалы Дмитрий Язов вафат
Хәрби җитәкченең озакка сузылган каты авырудан соң 96нчы яшендә йөрәге тибүдән туктады.
-
"Шундый күләмдә чәчәкләр үстерү хатын-кыз эше түгел"
Табигате буенча актив, һәрчак хәрәкәттә, гел генә ниндидер иҗатта булган Зәлияне студент чактан ук беләм. Ул гына түгел, еллар үтү белән безнең икебезнең дәУфа янындагы бер авылда яшәвебез билгеле булды. Бүген мин Зәлиянең шөгыле хакында язып үтмәкчемен.
-
“Әтнәдә мәктәп бәдрәфендә еланнар йөри!” Хак сүзме?
Әтнә районының Күәм авылында яшәүчеләр кайгыга төшкән. “Авыл мәктәбе бәдрәфендә балалар елан күргән. Бәдрәф торбасы эченнән шуышып йөриләр дип тә әйтәләр. Берсен, үтергәннәр дип тә ишеттек. Әмма бу хакта кешегә сиздермиләр. Мәктәп директорын эштән алырлар дип куркалар. Ә без балалар өчен борчылабыз. Кая мөрәҗәгать итәргә соң?”, – дигән хәбәр интернетта таралды.
-
РАЙОН ЕЛЬЯЗМАЧЫСЫНЫҢ РУХЫН ЯҢАРТЫЙК!
Быел 1 мартта район ельязмачысы, язучы-публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республика журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, «Саба таңнары» газетасына 27 ел мөхәррирлек иткән Тәлгат Самат улы Нәҗмиевка, исән булса, 70 яшь тулган булыр иде. Фани дөньядан алты ел элек китсә дә, остазыбызның рухы һаман безнең белән яши.
-
"Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре арасында чаңгы ярышлары буенча шәхси-команда ярышлары"
2020нче елның 22нче февралендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Лесхозда «Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре арасында чаңгы ярышлары буенча шәхси-команда ярышлары» узды.
-
Халык синоптигы: «Мондый хәлнең булганы юк иде»
Урамда гөрләвекләр ага, түбәләрдән тамчылар тама, ниһаять, зарыгып көткән кояш җылысы да тоемлана башлады. Чып-чын яз, кыскасы.