Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе Гиззатуллин Васил Нурулла улын улын гомер бәйрәме белән котлыйбыз

Хөрмәтле Васил Нуруллович!
Сезне ихластан туган көнегез белән котлыйбыз. Киләчәктә дә ныклы саулык, яхшы кәеф, яшәү дәрте өстәрлек уңышлар, бәхет телибез.
Котлы булсын туган көнегез
Тыныч булсын күңелегез.
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез.
Гамьле еллар,ямьле көннәр
Телибез чын йөрәктән.
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр.
Тормыш каршылыкларына бирешмичә ныклы адымнар белән киләчәккә атлагыз.Тормыш иптәшегез белән тигезлектә, балаларыгызның игелеген күреп, оныклар сөеп яшәгез. Һәрчак шулай кыю, сау –сәламәт һәм яшь күңелле, көләч йөзле булып калыгыз. Эшегездә һәрчак уңышлар юлдаш булсын.
Зур хөрмәт белән “Саба дулкыннары” ТРК се коллективы һәм директорыбыз Әлфия Галимҗановна
Нет комментариев