Саба ТВ

Саба районы

16+
Центральные новости

Татарстанда ресурс үзәкләре саны 37гә җитте

Ресурс үзәкләре статусын тагын алты мәгариф учреждениесе алды.

Татарстанда ресурс үзәкләре саны 37гә кадәр арткан. Агымдагы елда тагын алты мәгариф учреждениесе ресурс үзәге булды. Бу хакта бүген Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов педагогик белем бирү хезмәткәрләренең август киңәшмәсе секциясе утырышында хәбәр итте.

«Республикада һөнәри белем бирү инфраструктурасын үстерү буенча республика программасы ярдәмендә бүген яңа җиһазлар белән ремонтланган һәм җиһазландырылган 37 ресурс үзәге эшли. Күптән түгел генә бездә 31 ресурс үзәге бар, дигән идек. Узган атнада тагын алты белем бирү оешмасына шундый статус бирү турында приказ имзаланды. Шулай итеп, бүгенге көннән башлап бездә 37 ресурс үзәге бар», - диде докладчы.

Поминов ресурс үзәкләрен төзүгә алты ел эчендә Татарстан бюджетыннан 5 млрд сумнан артык, шул исәптән агымдагы елда 800 млн сум акча бүлеп бирелгәнлеген әйтте.

2019-2020 уку елында ресурс үзәкләре челтәрен киңәйтү эше дәвам итәчәк, дип өстәде ул. 2020 елга аларның саны 43кә җитәр дип планлаштырыла.

Реклама

«Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә агымдагы елда капиталь ремонт үткәрү һәм заманча укыту-лаборатория җиһазларын сатып алу эшләрен башкару өчен мәгариф оешмалары билгеләнде. Июльнең икенче яртысында министрлык тарафыннан үсеш концепциясен карау буенча белем бирү оешмалары белән әңгәмә үткәрү эше оештырылачак. Ә сентябрь аена 2020 елда капиталь ремонт программасына керәчәк учреждениеләр билгеләнәчәк», – дип сөйләде Поминов.

«Татарстан Республикасында урта һөнәри белем бирү системасы: Татарстан Республикасы инновацион икътисадының кадрларга ихтыяҗын тәэмин итү һәм алдан әзерлек» темасына август киңәшмәсе секциясе утырышы П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятендә узды.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/05/189337/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев