Саба ТВ

Саба районы

16+
Центральные новости

Татарстанда район «ашыгыч ярдәм» машиналары өчен бердәм диспетчерлык үзәге булдырылачак

Пациентка иң якын урнашкан бригада чакыру буенча барачак.

2019 елда Татарстанда район «ашыгыч ярдәм» машиналары өчен бердәм диспетчерлык үзәге булдырылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

«2019 елда гамәлгә ашырылачак проект нигезендә Татарстан Үзәк район хастаханәләренең барлык «ашыгыч ярдәм» машиналары бердәм диспетчерлык үзәгенә караячак. Пациентка иң якын урнашкан бригада чакыру буенча барачак», - дип аңлатты республика сәламәтлек саклау министры.

Әлегә Татарстанда «ашыгыч ярдәм» бригадалары районнар буенча эшли: һәр Үзәк район хастаханәсенең «ашыгыч ярдәм» машиналары бары тик үз районына гына хезмәт күрсәтә.

Реклама

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/28/177960/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев