Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Зөлфия Шәрәфиева: "Президент хатыны булуга мин каршы түгел"

Гүзәллек бәйгеләрендә катнашучы кызларга карата кайберәүләрдә мыскыллы караш яши. Имеш алар тән белән ымсындырып акча эшли, акыллары сай, карт байларның булачак хатыннары һәм башкалар.

Татарстан гүзәле исеменә лаек булган Зөлфия Шәрәфиевага бу фикерләрнең берсе дә туры килми. Саба кызы югары математика факультетында укыган, гап-гади татар егете белән никах укытканнар, гүзәллек бәйгесендә акыл белән тышкы матурлыкның туры килүен дәлилләр өчен катнашкан.

- Зөлфия, халык мондый бәйгеләр - уңышлы кияүгә чыгарга билет, дип уйлый. Америка Президентының хатыны Ме­лания, мәсәлән, дөнья гүзәле исемен алган булган.

- Бу тема миңа кагылмый. Чөн­ки яраткан кешем бар, ул юри­дик факультетны тәмамлады. Әгәр ул карьерасында зур уңыш­ларга ире­­шә икән, мин Президент хатыны булырга да каршы түгел.

- Бәйгедә кияүгә чыккан кыз катнаша алмый бит.

- Мин кияүгә чыкмадым, без никах укыттык. Паспортымда штамп юк дип әйтәсем килә. Никах миңа тынычлык һәм ышаныч алып килде.

- Кияүгә чыгам дигәч, әти-әниең риза булдымы?

- Әлбәттә. Алар булачак кияү­ләрен белә иде. Бары тик әни генә, ә матурлык бәйгесе, дип сорап куйды. Мин инде, әлегә туй турында сүз бармый бит, дип аны тынычландырдым. Гаиләдә минем өчен җан аттылар, көч биреп тордылар.

- Ә су коену костюмыннан чыгуны кабул иттеләрме?

- Әлбәттә, аңладылар! Әле бит "Россия гүзәле" бәйгесендә дә чыгыш ясыйсы бар. Нишлисең, матурлыкны бәяләр өчен анысы да кирәк. Быел костюмнар ябык иде, башка күннән эшләнгән дизайнер эшләнмәләрен кидек. Менә шул күн әйберләрне ниләр белән генә тиңләмәделәр инде! Без һәрбе­ре­без фантазиябезнең нинди юнә­лештә булуына карап бәя бирә­без. Бу очракта мин андый сүз­ләр әйтүчене авыру фантазия иясе дияр идем. Изольда Сахарова хак әйтә: кешенең тәнен бөтен­ләй кап­лап, күзләрен генә калдырырга була. Ә менә ул күзләр бик оятсыз булырга мөмкин.

- Син хәзер танылдың һәм үзең турында төрлесен ише­тер­гә туры киләдер. Тискәре сүз матур кызларны сындыра, интернетта хәтта, аларның гомер озын­­лыгы кыска дигән хәбәр дә бар.

- Танылуымны кабул итеп бетерә алмыйм әле. Минем танылу дәрәҗәсе үземә караганда башкаларга кызыграк бугай. Матбугат очрашуында бер журналист хәтта "Инстаграм" социаль чел­тәрендә миңа бер көндә 250 кеше кушылуын санап чыгарган. Ышаныгыз, белми идем. Ә фикерләр һәм сорауларны күп язалар, җа­вап бирергә тырышам. Син әллә ни матур түгел диючеләр дә, башка негатив язучылар да бар. Әмма котлаучылар, матур фикерләр язучылар барыбер күбрәк. Миңа калса, начар сүзләр күбрәк тормышта үз урынын таба алмаган кешеләрдән чыга. Аңлаган кеше мондый бәйгенең нинди авыр хезмәт икәнен чамалый. Әзерлек вакытында без тәүлек буе шө­гыльләндек. Подиумда сәгатьләр буе биек үкчәле туфлидән йөрдек. Миннән, спорт белән шөгыль­лә­нәсеңме, дип сорыйлар. Тренажер залына йөрим, заманында волейбол белән мавыгып алдым. Биек үкчәле туфлидән йөрү дә - спорт ул. Тискәре сүз кызларны сындыра дигәнгә: барысы да үзеңнән тора. Күтәреп булмастайга алынсаң, әлбәттә, сынасың.

- Синдә ир-ат холкы бугай.

- Миндә математик фикерләү, холкым әниемнән килә. Дө­рес­рәге, ул мине чыныктырды, мөс­тәкыйльлеккә өйрәтте. Чибәр кыз­­лар тормышка яраксыз, дигән сүзләр дә минем хакта түгел. Әни ха­тын-кыз башкара торган бөтен эшкә өйрәтте. Кечкенәдән мөстә­кыйль булдым. Сабада нинди тү­гә­рәкләр бар, барысына да йөреп чыктым. Әни берсенә дә озатып йөрмәде. Аннан соң кечкенә сең­лемне миңа ияртә иде. Җавап­лы­лык хисен тәрбияләде. Теләгең булса, барына да ирешеп була, дигәнгә ышандырды. Бары тик ялкауланмаска кирәк. Ялкауларны гомумән яратмыйм.

- "Казан Кремле ни өчен ак?" дигән сорауга бик оста җавап биргәнсең. Әллә сәясәт белән дә кызыксынасыңмы?

- Бу сорау заманында КВНдагы "Дүрт татар" төркеме чыгышында бар иде. Әлеге клубның чыгышларын карап барырга тырышам. Шушы сорау яңгырагач та, кылт итеп җавабы искә төште. Сәяси вакыйгаларны күзәтеп барсам да, яхшы беләм дип әйтә алмыйм. Тормышның һәр өлкә­сен­нән аз-азлап беләм.

- Татарча әйбәт сөйләшәсең.

- Авылда тудым, авылда үстем. Безнең гаиләдә татарча сөйләшәләр. Кайда йөрсәм, кайда яшәсәм дә, татар теле онытылмас инде ул.

- Сабадан булганга җиңгән, дигән сүзләр дә булды.

- Бу бәйгедә икенче тапкыр катнашам. Беренчесендә җиң­мәдем, ул вакытта берәү дә, Сабадан була торып җиңә алмады, дип шаккатмады. Быел менә җиңү насыйп булды. Мин гади кешеләр гаиләсендә туып үтсем. Әни дә югары математика факультетын тәмамлаган, банк хезмәткәре булып эшли. Әти - эретеп ябыштыручы. Мин аны рәссам дияр идем. Тимердән бизәкләп шундый матур капкалар ясый, һәрберсе - сән­гать әсәре. Безнең гаиләдә барысы да ачык күңелле. Бәйрәм­нәрдә туганнар җыела. Нәселе­бездә математика, тарих фәннәре укытучылар бар. Тавышлары да матур, бергә җыелганда татар халык җырларын җырлыйбыз.

- Үзең дә җырлыйсыңмы?

- Музыка мәктәбендә фортепиано классын тәмамладым. Вокал дәресләре алдым, үз вакытында хореография белән дә шө­гыльләндем. Хәзерге вакытта КФУның хорында җырлыйм. Ми­ңа күмәк чыгышлар күбрәк ошый.

- Матурлык серләре белән дә бүлеш әле.

- Мунча керергә яратам. Ашау­да үземне әллә ни чикләмим. Өй ризыгы белән генә тукланам. Ка­фе-рестораннарда ашарга киңәш итмәс идем. Теләгән ризыгымны үзем пешерәм. Баллы әйберләргә әллә ни исем китми, ә менә ит яратам. Ит ашамасам, хәлем китә. Кайбер кызлар, ит ашасак тазарабыз дип, яшелчәгә күчәләр. Бу - ялгыш фикер. Рацион яшелчәләргә бай булсын, әмма ит тә булсын. Бал­лы дигәннән, бәйге вакытында без әчкелтем шоколад ашыйбыз. Юкса хәл китәчәк.

- Бәйге дигәннән, анда сине яшьрәк кызлар, әни, дип йөрт­кәннәр икән.

- Анда 15 яшьлек кызлар да катнашты. Миңа - 22 яшь һәм бу өлкәдә билгеле бер тәҗрибәм бар. Яшь кызларның кайберләре үзем­не хәтерләтте, аларга ярдәм итә­сем килде. Шулай эшләдем дә. Бу бәйге вакытында кызлар арасында нинди мөнәсәбәт икәне күренә. Юкса бит бер-берсенә зыян салырга тырышалар дип уйлыйлар. Туф­лиемдә рәсем бар иде, аны келәйләп капларга булдык. Шул моментны фотога тө­шер­гәннәр һәм интернетка куйганнар. Бе­ләсезме, җиңүченең үк­чәсе сынган дип тә, махсус эш­ләгәннәр дип тә язганнар иде. Шак­каттык. Анда тормыш мәк­тәбе узасың. Көн­ләшү белән агуланганнар модель бизнесында гомумән эшли алмый. Чөнки тышкы матурлык эчке матурлыкка бәйле. Эчтән нидер кимерә икән, ул йөздә барыбер чагылачак.

- Бәйге үзгәрттеме?

- Фикерләү рәвешен, тормышка карашны үзгәртә. Табигый матурлыкны сакларга кирәк­ле­генә төшендерә. Модель бизнесы - тормышымның бер өлеше хәзер. Шул ук вакытта укуымны дәвам иттерергә уйлыйм. Эшем кызык­лы, аннан да китәргә җыен­мыйм.

Гөлинә Гыймадова

("Ватаным Татарстан", /№ 14, 27.01.2017/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев