Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Үзәк Банк валюта счетларыннан 10 мең доллардан артыграк акча алуны тыйды

Хәзер валютаны вакытлыча сатмыйлар.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Россия Банкы кулдагы валюта белән операцияләргә кагылышлы вакытлыча чикләүләр кертте. Бу хакта Үзәк банкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Клиентларның валюта счетларындагы яки кертемнәрендәге акчалары вклад валютасында сакланган һәм исәпкә алынган. Клиент АКШ долларында валютада 10 меңгә кадәр акча ала ала. Калган акчаларын бирү көненә базар курсы буенча сумнарда алып була», — диелә Үзәк Банк хәбәрендә.

Тиешле чикләү 2022 елның 9 мартыннан 9 сентябренә кадәр гамәлдә булачак, диелә хәбәрдә.

Россиялеләр яңа валюта счетлары һәм кертем ача алачак, әмма вакытлыча алардагы акчаларны базар курсы буенча сумнарда гына алырга мөмкин булачак.

Моннан тыш, банклар гражданнарга акчалата валютаны вакытлыча сатмаячак. Ә валютаны сумга теләсә кайсы вакытта алыштырырга мөмкин булачак.

Россиягә карата санкцияләр РФ Президенты Владимир Путинның Украинада махсус хәрби операция башлану турында белдерүеннән соң катгыйланды. Берничә зур компания Россия территориясендә үз эшчәнлеген туктатып тору турында игълан итте. Ил хөкүмәте аларга өч төрле чишелеш юлы гамәлләр тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев