Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Журналистларга карата башкарылган җинаять өчен хокук җаваплылыгы тотмауны туктату көне

Халыкара журналистларга карата башкарылган җинаять өчен хокук җаваплылыгы тотмауны туктату көне (International Day to End Impunity for Crimes against Journalists - IDEI) Берләшкән милләтләр оешмасының халыкара көннәр системасында 2013 елдан башлап, һәр елны 2 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу хакта Calend.ru сайты яза. Әлеге дата 2013 елда Генераль Ассамблея резолюциясе (A/RES/68/163)...

Халыкара журналистларга карата башкарылган җинаять өчен хокук җаваплылыгы тотмауны туктату көне (International Day to End Impunity for Crimes against Journalists - IDEI) Берләшкән милләтләр оешмасының халыкара көннәр системасында 2013 елдан башлап, һәр елны 2 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу хакта Calend.ru сайты яза.

Әлеге дата 2013 елда Генераль Ассамблея резолюциясе (A/RES/68/163) тарафыннан - дөньякүләм җәмәгатьчелек игътибарын журналистларның үз эшләрен башкаруында чикләүләр китереп чыгарган һәм халыкның дөрес мәгълүмат алуга хокукын юкка чыгаруга нигез булып торган тынгысыз шартларга юнәлтү максатыннан гамәлгә куелган.

Әлеге көн Малида редакция биреме буенча кораллы бәрелешне яктырткан ике француз журналистының фаҗигале язмышы белән бәйле. Алар җинаятьчеләр тарафыннан 2013 елның 2 ноябрендә урлана һәм үтерелә.
Халыкта ризасызлык китереп чыгарган бу фаҗигадән соң БМО журналистларга карата көч куллану һәм аларга вазифаларын башкаруда чикләү куюга каршы документ кабул итә.

Мәгълүмат өчен, Calendar.ru язганча, соңгы дистә елда гына да 800 дән артык журналист үтерелгән. БМО мәгълүматлары буенча, 2012 елда - 124 матбугат хезмәткәре, 2014 елда - 98, 2015 елда 115 журналист һәлак булган.

2014 елдан башлап Украинада гына да 17 матбугат хезмәткәре һәлак булган, дип хәбәр итә сайт. Алар арасында Россия журналистлары Антон Волошин, Игорь Корнелюк, Андрей Стенин, Анатолий Клян, итальян фотокорреспонденты Андреа Рокелли да бар.

Исегезгә төшерәбез, 15 декабрьдә илебездә Һөнәри вазифаларын үтәгәндә һәлак булган журналистларны искә алу көне билгеләп үтелә.

http://tatar-inform.tatar/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев