Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Үзгәреш җиле” татар популяр музыкасына яңа сулыш өрәчәк

(1 август, Казан, «Татар-информ», Айсылу Хафизова, Миләүшә Низаметдинова). 2016 елның 5 һәм 6 ноябрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә беренче тапкыр "Үзгәреш җиле" татар җыры фестивале үтәчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татар эстрадасын яңа дәрәҗәгә күтәрү идеясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановныкы булуын билгеләп үтик. Бу идея 2015 елның мартында, Хөкүмәт йортында РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиеваны 60 яшьлек юбилее уңаеннан тәбрикләгәндә әйтелде.

"Бу мәсьәләнең минем юбилеем көннәрендә кузгатылуы шатландыра, - диде Венера Ганиева "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы корреспонденты белән булган әңгәмәсендә. - Чынлыкта, бу мәсьәлә күпләрне борчыгандыр дип уйлыйм. Һәм менә - репертуар, башкаручылар туплау эше инде башланды".

2015 елның язында экспертлар татар җырларын иң яхшы башкаручы яшьләрне сайлап алган. "Алар - без барыбыз да яраткан җырчылар, - диде Венера Ганиева. - Шулай ук араларында сәнгатьтә беренче адымнарын гына ясаучы яшьләр, Мәскәүдә яшәүче вокалчылар бар. "Голос" телепроектында катнашкан Язилә Мөхәммәтова һәм Румия Ниязова".

"Үзгәреш җиле" проектын сәхнәгә куючы режиссёр Юрий Александров - исеме дөнья күләмендә танылган кеше. Ул казанлыларга Татар опера һәм балет театрында куелган берничә опера буенча таныш. "Белүемчә, 60лап аранжировкага заказ булды, - дип ачыклык кертте Россиянең иң кыйммәтле режиссер-куючысы "Татар-информ" корреспонденты белән булган әңгәмәсендә. - Шулардан 50ләбе эшкә алыныр дип уйлыйм. Бу гаять зур күләмле эш. Бу бит 2 спектакль. Концерттагы 24 җыр - ул операдагы 24 музыкаль номер. Ә операда 18 номер да була ала, азрак та булырга мөмкин", - диде Александров.

Муса Җәлил исемендәге театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фестивальдә катнашучыларның һәрберсе симфо-джаз оркестрга кушылып, татар телендә 2шәр җыр тәкъдим итә. Проектта катнашучылардан "җанлы" тавышка җырлау таләп ителә, тавыш компьютерда эшкәртелми.

Тамашаның музыка җитәкчесе - трубада виртуоз уйнаучы, бэнд-лидер, педагог һәм телевидение алып баручысы Вадим Эйленкриг. Исеме дөньякүләм танылган яшь музыкант Казанда инде берничә тапкыр булган, аны ул үз шәһәре дип саный. "Минем оркестрда һәр кеше - йолдыз, дип сөйләде оркестр җитәкчесе. - Гаять югары дәрәҗә бу. Без валторнистларны һәм кыллы төркемне алдык, һәм алар иң югары дәрәҗәдә. Мин хәзер шушы проект белән янып яшим".

Фестиваль үткәреләчәк сәхнәне бизәү эше белән театр һәм концерт рәссамы Виктор Герасименко мәшгуль.

Реклама

Сценограф моңа кадәр Россия шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда, 150дән артык опера, балет, драма спектакльләрен бизәлеш белән тәэмин иткән. Аның эскизлары буенча "Үзгәреш җиле"нә пульт белән идарә ителә торган уникаль конструкция ясалган. Бу исә татар җырлары рухын җиткерергә ярдәм итәчәк. "Татар музыкасында булган үтә күренмәлелек, хиссият декорацияләр аша күрсәтеләчәк, - дип вәгъдә итә мастер. - Без бүген яңа исемнәр ачабыз, япь-яшь башкаручыларны чыгарабыз. Әйтерсең лә, бөреләнгән чәчәк атып, талантны иреккә чыгара..."

Фестивальдә катнашучылар белән ел дәвамында вокал буенча педагоглар Ксения белән Алексей Коробковлар шөгыльләнә.

Алар Мәскәүдән чакыртылган. Июньдә беренче сәхнә репетицияләре булды. Эстрада һәм джаз музыкасы кафедралары кураторы, легендар "Воскресение" төркеме музыканты Алексей Коробков фикеренчә, аның карамагындагылар - барысы да профессионаллар. "Кастинг үткәреп, проектта катнашучыларны сайлап алучыларга бик зур рәхмәт. Чөнки катнашучыларның һәркайсы сизгер, сәләтле, аңлый белә торган булып чыкты", - дип канәгатьлек белдерде Коробков.

Бу проект нәкъ вакытында оештырылган гына түгел, әйбәт итеп уйланылган да, дип саный сәнгать белеме докторы, Казан консерваториясе профессоры Вадим Дулат-Алеев. "Без яратып өлгергән җырлар, эшкәртелгәч, алтын фондтагы әсәрләргә хас булганча балкый башлаячак, - ди "Татар-информ" әңгәмәдәше. - Бик мөһим мәсьәлә хәл ителә. Чөнки без мәдәни элемтәләрнең өзелүенә, күп кенә нәрсәләр турында китаплардан гына белеп булачак чорга якынлаштык", - ди профессор.

Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, артистларның тышкы кыяфәтләрен люкс ритейлер кайгырта, фестивальдә катнашучыларга костюмнар бирә.

Проект буенча эш быел октябрьдә дәвам иттереләчәк.

Казаннан соң фестиваль урынын алыштырачак - "Үзгәреш җиле" 4 декабрьдә Мәскәүдә Кремль сараенда узар дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев