Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Үзе юкта гөлләргә су сибәргә дип, өй ачкычын танышына калдыра, ә тегесе төнгә гашыйкларны кертә - нәтиҗә: ярты миллион акча юк, гөлләр шау чәчәктә

12 июньнән 18 июньгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегенең дежур частенә 50 хәбәр кергән. Алар арасында берсе аеруча шаккаткыч.

Бу очрак буенча җинаять эше ачылган: Мөслим авылында яшәүче бер ханымның өеннән зур суммада акча югала. Ни сәбәпле ярты миллион сум акча банкта түгел, ә өйдә сакланган - бу сорау әлегә ачык кала. Хуҗабикә озак вакытка каядыр киткәндә, өй карап торырга һәм гөлләргә су сибәргә, дип, ачкычын бер танышына калдыра. Оператив тикшерүләр барышында ачыкланганча, ышанычлы зат төн үткәрергә өйгә гашыйкларны керткәләгән икән. Нәтиҗә: акча юкка чыккан, ә гөлләр - шау чәчәктә, дип яза Авыл утлары.

Хокук тәртибе саклау һәм миграция законнары өлкәсендә административ хокук бозулар өчен 153 беркетмә төзелгән, шул исәптән 144е - юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен. Кинәт үлү очраклары - 3, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлеге штабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев