Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Үзе генә түгел, өй эчендәге эт-мәче, тавыклары да кара күмергә әйләнгән”

Картаймыш көндә кара-каршы утырып чәй эчү өчен генә түгел, бәла-казадан саклану өчен дә иптәш кирәк. Ялгыз ирләрнең фаҗигагә тарулары турында һаман язып торабыз. Гыйбрәт өчен.


Яшел Үзән районы Күгәй авылында да узган төндә янгын чыга. "Кызыл әтәч"нең зәһәр телләре йортны гына түгел, 76 яшьлек хуҗаны да, өй эчендәге 20ләп песи, берничә эт, тавыкларны да кара күмер итә.

Мәрхүм Равил Садриев үзе генә яшәгән. Хатыны күптән вафат. Балалары булмаган. Авыл халкы Равил абыйның туганнары булу-булмавыннан да бихәбәр, чөнки аның янына берәү дә килмәгән дә китмәгән. Хәер, хуҗа бар дөньядан качып, ялгызлыкта яшәүне хуп күргән. Аның капка-ишекләре мең кат йозакта. Өенә берәүне дә кертми, йорт хайваннары белән мәш килеп гомер сөрә.

- Күршеләре белән дә дус түгел, - ди авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова. - Аларга нинди дә булса этлек ясап яшәде. Күршеләре зарланырга да курка иде аннан. Тәрәзәләренә известьлы су сибү дисеңме, төн уртасында бакчаларына кереп, әллә ниләр кылану дисеңме... 2000 елда аның өе бер тапкыр янган иде инде. Ул вакытта күршеләре дә йорт-җирсез калды. Ә үзенең документларын мунчага чыгарып куйган була. Янгыннан соң, авыл халкы өен ремонтлап, түбә астына кертте. Өченче ел полиция белән барып караган идем, капка төбеннән дә уздырмады.



Равил абый пенсия акчасына яшәгән. Салгалаган. Әмма өенә кеше җыеп ятмаган. Кая гына барса да, этләрен ияртеп йөргән. Авыл җирлеге башлыгы аны "законнарны белеп сөйләшкән була" дип бәяләде. Йорт-җирен дә үз исеменә рәсмиләштереп куйган.

Сәламәтлеге нык. Авылдашлары аның төчкергәнен дә күргәне булмаган. Байтак еллар сарымсак үстереп саткан. Бу кәсебеннән туктаганга ике-өч ел гына икән әле.

Янгын турында авыл җирлеге башлыгына 4 март көнне төнге беренче биш минутта хәбәр итәләр. Дөресрәге, күршеләре "Өеннән бик каты төтен чыга" дип шалтырата. Янгын сүндерү машиналары тиз килә, узган ел гына алынган гидрант та сынау үтә бу көнне. Коткаручылар өйгә авырлык белән үтә. Чөнки ишекләр арматуралар белән бикләнгән була.

Мәрхүм өен мич ягып җылыткан. Газ аның плитәсенә генә тоташкан. Янгынның сәбәбен дә шул мичтән күрәләр. Тыкрыкта, аулакта гына торган өй ялкынланып янмаган, пыскып кына утырган. "Сәер бабай"ның өенә ни күрсә, шуны ташый торган гадәте булган. Йортыннан ерак булмаган чүплек базын тиз арада өенә күчергән.

Өй тулысынча янып бетмәгән. Тышкы яктан стеналары да исән, түбәсе дә асылынып тора. Мәрхүм үзе йокларга дип юрган астына яткан булган. Стена янындагы ягы пешкән.

- Әлегә ул моргта. Бүген алып кайтып, авыл халкы ярдәме белән җирлиячәкбез, - диде Фәния Хисаметдинова.


http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев