Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Йөз ирнең эшен эшләр” Фәүзия

Саба… Байлар Сабасы… Саба иле… Заманында шаулап утырган кара урманнары, шул кара урманнарны телеп аккан тирән елгалары, кыйблага карап сәҗдә кылган серле таулары, шул таулардан тибеп чыккан шифалы чишмәләре белән дан тоткан яклар бу - Саба яклары...

Коръәни Кәримдәге "Саба" сүрәсенең изге исемен йөрткән, соңрак шаулап "Идегәй" дастанына, тарихи елъ­язмаларга килеп кергән, Казан аугач та, аның яралы хал­кын үзенә сыендырган, гасырлар буе милләткә акыл иял­әрен, көрәшче-каһарманнарын биреп торган яклар бу - Саба яклары...
Күгеннән миңа җан иңгән, туфрагына кендек каным тамган, зиратында әби-бабаларым мәңгелек тынычлык тапкан, минем дә соңгы йортым, соңгы тукталышым шушында булырга тиешле моңлы яклар бу - Саба якла­ры...
Минем туган якларым, туфрагына мәңгелектән килеп, мәңгелеккә дә яңадан шушыннан китәр якларым...
Син миңа карата кырыс та, рәхимле дә булдың, читкә дә кактың, чакырып та кайтардың, онытырга да тырыш­тың, әмма оныта да алмадың... Чөнки мин шушы туфрактан, шушы һавадан, шушы сулардан, шушы болын-әрәмәләрдән, шушы кара урманнардан яралган, яратыл­ган идем...
Менә хәзер дә, дога кылган кебек, мин синең тарихың­ны укыйм. Юк, мин үземнең дә тарихымны укыйм, әби-бабаларымның, нәселемнең, милләтемнең үткәннәрен барлыйм, кешелекнең чәчәкле болыннарыннан, туган якның шомлы кара урманнарыннан, җир асларыннан, җир өсләреннән хакыйкатьне эзлим, татар тарихын өйрәнәм.
Ул җавапны мин нәкъ менә туган якларымнан, Саба туф­рагыннан, Алыплар иленнән, каһарманнар җиреннән табарга тиешмен, иншаллаһ.


Фәүзия Бәйрәмова.
"Таралып яткан ТАТАР ИЛЕ" китабыннан.


Урта гасыр татар шагыйре Котбның мәшһүр "Хөсрәү вә Ширин" романында (1342) ир-ат ("ирлек"), хатын-кыз ("тешилек") төшенчәләре хакында да сүз кузгатыла. Автор фикеренчә, бу төшенчәләр, җенси яктан бигрәк, кылган гамәлләр белән билгеләнә. "Теши улдыр, - ди Котб, - кем андин килмәс ирлек".
Тәлим (күп. - X. М.) хатун кем ирдин артукы бар,
Йирен тапса - йөз ирнең эшен эшләр.

Ягъни "ирлек" - эш-гамәл, кыюлык, фидакарьлек, инсанилык, хезмәт кылмаган ир-ат "теши" сыйфатында. Күп хатын-кызларда исә йөз ирнең эшен башкарырлык "ирлек" бар. Фәүзия Әүхәди кызы Бәйрәмова да хатын-кызларның нәкъ әнә шул йөзләрчә (бәлкем, әле меңнәрчә) ирләрне алыштырырлык төркеменнән. Әмма ул "йирен", җаен гына көтеп тормый, һәрчак тәвәккәллек күрсәтә, алып батырдай, курыкмый, хәрәкәт итә, эш-гамәл кыла, кемнең кем булуына карамастан, күңелендәген туры, ачык, сеңдерерлек итеп әйтеп бирә.
Мин бу ханымның холкында һәм эшчәнлегендә "туры Тукай" чалымнарын да, Гаяз Исхакый фидакарьлеген дә күрәм. Әмма шулай да ул һәрчак үзе булып кала.

Адәм баласын шәхес итүдә, кан-нәсел белән бергә, җирлек, мохит, чор да зур роль уйный. Фәүзия Бәйрәмова - Казан артыннан, элек-электән татар рухлы Саба якларыннан. Биредә ул ун балалы гаиләдә туып үсә (бишенче бала булып). Милли яшәеш, туган тел, татар моңы, гореф-гадәте кече яшьтән үк аның җанына сеңгән. Бу гаиләдән алты баланың, шул исәптән Фәүзиянең дә, Казан универ­ситетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем алуы, әдәби иҗат белән теге яки бу дәрәҗәдә шөгыльләнүе дә үзе үк күп нәрсә хакында сөйли.

Фәүзиянең холык-фигыленә тырышлык, хезмәт сөючәнлек, җаваплылык, мөстәкыйльлек кебек сыйфат-гадәтләр хас. Яшьтән үк ул үз көнен үзе күрә башлый. 16 яшендә инде бу кыз - район газетасы редакциясе хезмәткәре. Урта белемне дә кичке мәктәптә ала. Алга таба - театр училищесы студенты, телевидение, нәшрият, төрле газета-журнал редакцияләре ("Казан утлары", "Татарстан яшьләре"...) хезмәткәре.

Бу зат зыялыларга, иҗат ияләренә элек-электән билгеле бер дәрәҗәдә таныш. Әмма ул киң җәмәгатьчелеккә узган гасырның 80 нче еллар ахыры - 90 нчы елларда аеруча танылды. Әйтергә кирәк, ул иҗтимагый-сәяси тормышка атылган йолдыз кебек килеп керде, милли-азатлык хәрәкәте җитәкчеләренең берсенә әверелде: республика парламенты депутаты, "Иттифак" партиясе рәисе. Милли Мәҗлес җитәкчесе, күптөрле чараларны оештыручы Фәүзия ханымның ялкынлы чыгышлары күпләрне гафләт (ваем­сызлык), манкортлык, коллык йокысыннан уятты, милләт язмышы турында уйланырга, гамәл кылырга өйрәтте. Аның, Татарстан суверенлыгын, татар халкының ирек-хокукларын яклап, Казанның үзәк мәйданында атналар буе ач торуы чын мәгънәсендә олуг каһарманлык, фидакарьлек иде.

Мәгълүм ки, милләтебезнең тик дүрттән бер өлеше генә Татарстанда яши. Калганнары Россиянең, дөньяның төрле төбәкләренә, кыйтгаларына сибелгән, таралган. Фәүзия ханым республикабыздан читтәге татарларны туплау, яклау юнәлешендә дә гаять зур эш алып бара. Аның, мәсәлән, кайчандыр радиациягә дучар ителгән Мөслим төбәге (Чиләбе өлкәсендәге) татарларының аянычлы язмышын күтәреп чыгуы ил күләмендә көчле яңгыраш тапты. Фәүзия ханымның үз туган туфрагында үги, килмешәк хәлендә яшәргә мәҗбүр ителгән Әстерхан татарлары хакындагы чыгыш­лары да күңелләрне тетрәндерерлек. Ул, Гаяз Исхакый васыятьләрен истә тотып, төрки, мөселман бердәмлеген дә һәрчак яклап килә. Фәүзия ханым, - гомумән, илдә генә түгел, чит мәмләкәтләрдә дә мәгълүм шәхес.

Фәүзия Бәйрәмованың иҗтимагый-сәяси гамәлләре аның фәнни-публицистик эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнешле. Авторның бу төр язмаларында тематика гаять киң һәм төрле. Аларда тарих һәм бүгенге көн дә, мәгариф һәм мәдә­ният тә, дин һәм әхлак та гәүдәләнеш тапкан. Болар ара­сында аеруча рус профессоры Михаил Худяковка мөнәсәбәт­ле мәкалә-хезмәтләр кызыклы. Фәүзия ханым бу галимнең эшчәнлеге белән университетта уку елларында ук кызык­сына башлаган иде. Ул М. Худяковның мәшһүр "Очерки по истории Казанского ханства" дигән хезмәтен татарчага тәрҗемә итте, аның тормышын һәм эшчәнлеген махсус өйрәнде, бу галимгә багышланган махсус конференция, укулар оештырды. Галимәнең фәнни-публицистик язмаларына үтемлелек, оригинальлек, фикер һәм хиснең табигый ку­шылуы хас.

Фәүзия бишенче сыйныфта укыган вакытта ук әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. Шуннан соңгы вакыт эчендә ул күпсанлы хикәя-повестьлар, роман-пьесалар, шигырьләр иҗат итә. Тәүге китабы ("Болын") 1986 елда дөнья күрә. Бигрәк тә ул "Моң" (1991), "Кара урман" (1997), "Безне онытмагыз" (1998), "Соңгы намаз" (2000), "Ахырзаман афәте" (2001), "Бәхет ачкычы" (2002), Такташ турында "Мишәрнең бөек улы" (2001) һәм башка күпсанлы китаплары, әдәби-публицистик язмалары белән мәгълүм. Фәүзия Бәйрәмова әсәрләрендә кызыклы әдәби-эстетик эзләнүләр һәм табышлар бар.
Ул - хәзерге татар публицистикасында дини-рухани әдәбият жанрын кабат тергезүчеләрнең берсе. Бу темага авторның махсус балаларга атап язган хезмәтләре дә бар. Мәктәп укучыларына ислам дине нигезләрен аңлаткан "Бәхет ачкычы" һәм "Нух пәйгамбәр көймәсе" әсәрләре әнә шундыйлардан.

Автор тормышта әхлакый сафлык, иман, инсаният кебек төшенчәләрнең очсызлануына әрни, икейөзлелек, милли нигилизм, манкортлык кебек күренешләрне кискен тәнкыйтьли. Гаделлек, хөрлек, матурлык, иманлылык - әдибә иҗатының төп принциплары.

Фәүзия Бәйрәмованың күпкырлы эшчәнлеген, мул иҗатын аның көчле рухлы, уй-кичерешләргә бай, милләтпәрвәр шәхесе үзара берләштереп, бербөтен итеп тота, аларга кабатланмас төсмер бирә.



Әдибәнең сеңлесе Гөлзадә ханым язуынча ("Сөембикә" журналы. - 2000, № 2, 10-11 бб.), Фәүзия Бәйрәмова "авылдан очучы булам", дип чыгып китә. Самолетларны йөртмәсә дә, ул, иҗтимагый-сәяси тормышта, әдәбиятта сокландыргыч очыш-ачышлар ясап, халыкны коллык, ваемсызлык баткагыннан чыгаруга үзеннән зур өлеш кертте. Кылган гамәлләрен, холкын-фигылен күздә тотып, бу олуг затны Фәүзия Фидакария дип атарга мөмкин. Андый шәхесләр халкыбызда күбрәк булсын иде!

Әдәбиятка аяк баскан кайберәүләргә, үзен чынлап танытыр өчен, шактый озын юл үтәргә туры килә. Ихтимал, Фәүзия Бәйрәмованың да юлы тигез-шома гына булмас, киресенчә, күпләрнекенә караганда, бәлки, авыр, газаплы да булып чыгар. Чөнки Фәүзия бик талантлы һәм таланты аның гаять үзенчәлекле... ә берәүгә дә охшамаган чын талант үзе турында кайнар бәхәсләр кузгата, еш кына каршылыкларга да очрый - моның мисалларын тарихтан да табарга була. Һәм мондый парадокс күп кенә очракта яңа талантның моңарчы күнегелгән стандартларга сыймавыннан, хәтта шуларны җимерергә азаплануыннан да килеп чыга.

Әйе, чын талантның үзенчәлекләрен аңлап җиткерү һәм аңлатып бирү җиңел эш түгел. Әмма Бәйрәмова талантының ике төп сыйфатын һәркем дә күрә ала торгандыр дип уйлыйм. Беренчедән, ул үзен һич аямыйча, гүя бөтен нервлары белән бик кабынып-кайнарланып яза... Көчле яза. Аны укыганда инде салкын, битараф калу мөмкин дә түгел. Киле­шәсеңме-килешмисеңме, яратасыңмы-яратмыйсыңмы, ләкин барыбер аңардан аерыла алмыйсың. Укучы кәефенә җайлашып тормый ул...

Икенчедән, әсәрләрендә күтәргән проблемасы һәм алган вакыйгасы белән дә ул, әйтергә кирәк, укучының йокысын качыра... Кыю керә тормышка Бәйрә­мова, һәр әсәрендә диярлек кеше язмышының фаҗигале якларын ача. Билгеле, ул моны җәмгыятебездәге һәртөрле тискәре күренешләрне бетерү, кешеләрдәге объектив яки субъектив сәбәпләр аркасында туган бәхетсезлекләрне төзәтү максаты белән эшли. Менә шушы тискәре якларны һәм газап-бәхетсезлекләрне ачуда Бәйрәмова үзен дә, укучыны да аяп тормыйча кешенең эчке җанына бик тирән үтеп керә.
Әмирхан ЕНИКИ. 1985 ел.

Фәүзия ханымның әсәрләрен укыганда минем күңелне һәрвакытта да гаҗәеп бер хис били. Юк, аның шигъри ашкынуга тартым сөйләм осталыгын яисә вакыйгаларны борынгы мифлар кимәлендә куерта белү маһирлыгын әйтмим (ә андый сәләтне аңа табигать кызганмыйча мул биргән), ул мине әсәрләренең рухы, "һавасы" белән әсир итә. Мин аның яшәешне гаять тә үткер сиземләвен, тормышның иң элек тетрәндергеч якларына дикъкатле булуын, вакыйгаларны җан әрнешенә, хәтта күз яшенә манчып бирүен тоеп торам. Менә шуны тоеп алуга ук, мин әдипнең күңелен, иҗатын бөтен тирәнлеге белән аңлый башлыйм кебек. Бу тойгы - аның дөньяны кабул итү, аңлау рәвешенең турыдан-туры чагылышы. ә аңлаган кешегә әлегә дөньяның сөенеченнән бигрәк көенече, фаҗигасе күбрәк…
Фәиз ЗӨЛКАРНӘЙ.

Әйтелгәннәрдән тыш, татар халкының күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия әүхәди кызы Бәйрәмова 2000 елны Англиянең Кембридж университеты Халыкара Биография Энциклопедиясенә кертелгән һәм Халыкара Биография Үзәгенең дипломы белән бүләкләнгән. Милләт һәм дин эшләре буенча Америка, Германия, Бельгия, Голландия, Дания, Төркия, Кипр, Кавказ, Кырым, Урта Азия һәм Балтыйк буе мәмләкәтләрендә үткән төрле форумнарда әтрафлы чыгышлары белән милләтне таныткан.

Фәүзия Бәйрәмова - язучыларның Гаяз Исхакый һәм Һади Атласи бүләкләре иясе. Михаил Худяковның тарихи эшчәнлеге хакында диссертация язган, дистәләрчә публицистик әсәрләр, повесть, романнар, пьесалар - җәмгысы егерме өч китап авторы. Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Бөтендөнья төрки Ассоциациясенең рәис урынбасары (1997 ел, Измир), Бөтендөнья төрки хатын-кызлары оешмасының җаваплы сәркатибе (2004 ел, әнкара) булуын да искәртик.
"Сөембикә" журналы Фәүзия ханымга тирән ихтирамын белдерә һәм ихластан 55 яшь тулу көне белән котлап, иң изге теләкләрен юллый.

http://syuyumbike.ru/medeniyat/lichnosti/?id=4049

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев