Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Йөз егермегә кадәр яшәргә була, яки Озак яшәү серләре

Биология фәннәре кандидаты, "Возраст. Преимущества, парадоксы и решения" дигән китап авторы Ольга Шестова әнә шундый фикердә. Язучы-галимә озак яшәү серләре турында "КП" хәбәрчесе белән әңгәмә корган. Без дә әңгәмәнең иң кызык өлешләрен укучыларыбызга тәкъдим итәргә булдык.

"Әти-әниләрдән яхшырак тукланабыз"

- Җыерчыклар чыга башлаганчы, картаюның беренче билгеләре нинди?

- Мин инде карт, дип сөйләнә башлау. Әйтик, сине велосипедта йөрергә чакыралар, ә син, кая инде минем яшьтә шуның кадәр гәүдәне күтәреп, сәпидкә менеп утыру, дисең. Кар­таюның беренче билгесе бу.Шул ук вакытта хәзер яшь чикләренең нык кына үзгә­рүен дә әйтеп үтәргә кирәк. Элек 40 яшьтәге хатын-кыз инде әби булып саналса, хәзер Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы нормалары буенча 44 яшькә кадәр кешедә яшьлек чоры хөкем сөрә. 59 яшькә кадәр - өлгергәнлек чоры. 74 яшькә кадәр - өлкәнлек чоры, шуннан соң картлык чоры. Ә инде туксаннан узганнар озын гомерлеләр дип атала.

- Хәзерге кешеләрнең әтиләре яки әниләрен­нән яшьрәк күренүләрен фән ничегрәк аңлата?

- Фән аек акылга каршы килми. Беренчедән, меди­ци­наның алга китүе нәти­җәсендә озаграк яши башладык. Минем беренче эш урыным Бөтенсоюз гематология фәнни үзәге иде. Ул чагында, моннан 30 ел элегрәк, лейкоз авыруыннан сырхауларның нибары 35 проценты гына савыкты. Ә хәзер - 85 проценты.

Икенчедән, яхшырак тук­лана башладык. Һава на­чарланды, экология пыч­­­ранды, дип сөйләп туя алмыйлар, ГМО белән куркыталар. Әмма болар барысы да - сафсата гына. Заманча каза­ныш­ларның өстен­лекләре кимчелек­ләреннән күбрәк. Ризык сыйфаты яхшыра. Әй­тик, без хәзер ата-бабала­ры­бызга караганда чистарак су эчәбез. Косметология өл­кәсендәге каза­ныш­лар­ның да файдасы зур. Гел кояш кү­зендә эшлә­гән­лектән, әби­ләребезнең бит­ләре бик яшьли җы­ерчыкланган, каракучкыл таплар белән капланган. Ә хәзер без бик акыллыга әйләндек: эсседә киң кырлы эшләпә кимичә, биткә кояштан саклану өчен бил­геләнгән крем сөрт­мичә генә бакчага чыкмый­быз.

- Кешеләр 120 яшькә кадәр яшәргә тиеш, ди­ләр. Белгечләр нишләп нәкъ менә шушы санга тукталган?


- Без гомуми физиологик законнарга буйсынабыз. Без­нең класска, ягъни имезү­че­ләр классына ке­рүче хайваннар: маймыл, дельфин, фил­ләрне кеше­ләр белән чагыштырып, нинди яшьтә җенси яктан өлгерүләрен, уртача гомер озынлыкларын караганнар. Шуннан имезү­челәр клас­сында уртача гомер озын­лыгына тапкырлап, якынча 120-150 яшь (ничек итеп санауларына бәйле рәвештә) китереп чыгарганнар.

Ген түгел, гадәт картайта

- Шулай да без нәрсә­дән картаябыз?

- Паспортка язып куелган хронологик яшь биологик яшьне аңлатмый. Бе­рен­че­сенең икенчесеннән 10-20 елга аерылу ихтималын раслаган тикшеренүләр бар. Әй­тик, 38 яшьлек кеше­нең биологик яше 28 дә, 60 та булырга мөмкин. Нәр­сәләр­дер генетикага, нәр­сәләрдер тыш­­кы факторларга бәйле. Әмма иң күбесе гадәтлә­ребез­нең, тормыш рәве­ше­безнең нинди булуыннан тора.Күңелегезнең нәрсә те­ләгәненә ешрак колак салыгыз. Мәсәлән, иртән тамакка кабасы килмәсә, ирексезләп ашамагыз.

- Безне һаман куркытып торалар: имеш, ши­кәр - агу, тоз - агу, икмәк... Ниш­ләргә, нәрсә ашарга?

- Һәр чорның зарарлы са­налган продуктлары бар. Элек тә шулай булган, хәзер дә. Әмма хакыйкать шунда: продуктларның берсе дә фә­кать зарарлы яки фәкать фай­далы гына була алмый. Ба­рысының да чамасын белү әйбәт. Эчке сиземләү белән туклану дигән әйбер бар. Организм һәрвакыт безнең бе­лән "сөйләшеп-киңәш­лә­шеп" тора. Без аны кайчак тың­ламыйбыз гына. Мин һа­ман шуны әйтә киләм: тамагы ачкан кешенең бүре кебек ашавыннан зыян юк. Ә менә тамак ачканнан түгел, ә арыганнан, кәеф кырылганнан яки компания өчен, ризыкны әзер­ләгән кешене үпкәләтмәс өчен генә ашау зыянлы.

Эчмәскә, тартмаска, утырмаска!


- 40ка кадәр эчкән-тарт­кан, ә менә шушы яшь­кә җиткәч, кинәт кенә озын гомерле булырга теләп, зарарлы гадәт­ләрен ташлаган кеше максатына ирешә аламы?

- 40 яшь - чик ул. Бу яшькә кадәр начар гадәтләр организм тарафыннан ки­чере­лергә мөмкин. Шуннан соң инде - юк. Кырык яшь - тормыш рәвеше турында уйлану һәм зыянлы әй­берләрдән котыла башлау өчен менә дигән чор. Шул ук вакытта без кайбер зарарлы гадәтләрне үзебез дә күреп-аңлап бетермибез. Мәсәлән, бер урында озак утыру. Әгәр сәламәт тормыш рәвеше алып барабыз, көн саен урамда, парк-скверда һава сулап йөрибез икән, атнага 150 минут хәрә­кәтләнергә, дигән ки­ңәшне үтибез. Әмма соңгы тикше­ренүләргә караганда, бу гына да җитми әле! Атнасына 150 минут хәрәкәт­ләнеп, калган вакытны утырып уздыруның сәла­мәтлегебезгә куркыныч белән янавы расланган.Гомумән, кешеләр бу җәһәттән ике зур төркемгә бүленә. Көненә 6 сәгатьтән кимрәк һәм 8 сәгатьтән күб­рәк утыручыларга. Әм­ма бу 8-10 сәгать буе офиста эшли алмавыбызны аң­латмый. Өстәл янында 50 минуттан артык утырмаска кирәк. Бары шул гына. Һәр 50 минут узган саен 10 минут йөреп килергә. Көненә 6 сәгатьтән күбрәк утырмаган, сәгать саен 5-10 минут дәвамында селкенеп алган кешенең гомер озынлыгы 8 сәгать һәм аннан да күбрәк утыручыныкына караганда 5 елга озынрак булырга мөмкин.

---
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев