Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Йөрү түгел, утыра да алмаячаксың, диделәр

Моннан 11 ел элек булган фа­җига Марат Ильясовның тормышын икегә бүлә. Теге якта калган хыялларын тормышка ашырыр өчен күп тырышырга туры килә егеткә. Уфа - Самара трассасында килеп чыккан юл фаҗигасе аны кешеләрне аңларга, тормыш­ның кыйм­мәтен бәяләргә, баш­каларның хәлен аңларга өйрәтә.

Утыра да алмассың

Марат мәктәпне тәмамлагач, Башкортстандагы нефть көл­лия­тенә укырга керә. Аны әйбәт бил­геләргә генә тәмамлап, эшкә дә урнаша. Ярты ел эшләгәч, егетне армиягә алалар. Анда да сынатмый ул. Башка егетләр хезмәт итәргә куркып йөргәндә, Марат өчен ике ел вакыт си­зелмичә дә үтеп китә. Хәрби бурычын үтәгәч, ул киредән туган ягына, элеккеге эш урынына кайта. Мәскәүгә барып, укырга да керә әле. Кайгы дигәннәре көт­мәгәндә килеп чыга. Диплом аласы елны Марат юл фа­җи­гасенә очрый. Дус егете белән Уфа читендә "КамАЗ" астына барып керә алар.

"Машинада барганда бераз черем итәргә уйладым. Юл озын, җитмәсә, кичкә Мәскәүгә китәсе идек. Күземне ачып җибәрсәм, кар­шыбызга кызыл төстәге зур йөк машинасы килгәнен шәйләп алдым. Ә аннары аңымны югалтканмын, - дип искә ала Марат. - Күз­лә­ремне Уфа хастаханәсендә ачтым. Хәлем әйбәт түгел иде. Табиблар да яшермәде: муен умырт­калары сынган, арка мие­нә зыян килгән. Йөрү түгел, утыра да алмаячаксың, диделәр. Ул чакта хәтта мускулларым да хәрәкәтләнми иде. Эчке органнарым да эшләргә теләмәде. Әмма мин барыбер аякка басасыма, йө­ри алачагыма ышандым".

Иң яхшы әни миндә икән!

Маратның умырткалыгына опе­рация ясыйлар. Зарарланганы урынына титан куялар. Янәшә­сен­дә әнисе Гайшә апаның булуы яшәр­гә көч бирә. Әтиләре Мөдә­рис абый яшьли үлеп китә. Бу вакытта Маратка 9 гына яшь була. Гайшә апа өч бала белән тол кала. Әнә шул көннән бирле иренә тугры калып, балаларын аякка бастырыр өчен тырыша ул. "Параличлангач, мин үземне беркемгә дә кирәксез дип уйладым. Әмма әнием мине көн-төн карады. Ул вакытта сөйгән ярым да янәшәмдә иде. Аның булуы, аңа булган мәхәббәтем яшәргә көч бирде. Аякка басарга хыялландым. Табиблар кулдан кил­гәннең барысын да эшләде", - ди Марат.

Аякка басам дигән уй тынгы бирми Маратка. Ул ныклап торып шөгыльләнә башлый. Унике айның унысын тернәкләндерү үзәклә­рендә, ял йортларында, хастаханә­ләрдә үткәрә. Буш вакыт булдымы - тизрәк физик кү­негүләр ясый башлый. Билгеле, дәвалануның бер өлеше бушлай булса да, калганына түләргә туры килә. Менә шул чакта Маратка туганнары, дуслары яр­дәмгә ки­лә.

Сөйгәнем ташлады, дустымны югалттым

Үҗәтлек, тырышлык бушка китми - Марат аягына баса. Әкренләп атлый башлый. Матур уйлар белән яшәгән егет бервакыт төш күрә. Имеш, сөйгәне белән каядыр барырга җыеналар икән. Әмма ул Маратның кил­гәнен көтмичә, китеп бара. Марат йокыдан торгач та нидер буласын сизенә. Өч көннән исә, сөйгәне телефоннан шалтыратып, аерылышуларын әйтә. Менә шушы хәл Маратны яңадан сындыра. Егетнең кулы эшкә бармый. Ул күнегүләрен туктата. Аяк атлавы начарая. 50 метр араны да уза алмый башлый. Шул чакта янә әнисе ярдәмгә килә.

Егет кабат физик күнегү­лә­ренә тотына. Аякка ныклап басар өчен, чит илгә барып дәва­ла­нырга кирәк була. "Ул чакта хә­лебез авыр. Әнием мине тәр­бия­ләр өчен эшеннән китте. Абыем, сеңлем дә бар. Аптырагач, минем белән бергә авариягә эләк­кән дустымнан ярдәм сорадым. Рульдә ул иде. Баштарак яр­дәм итсә дә, аннары араны бө­тенләй өзде. Шулай итеп ава­риядә сә­ламәтлегемне, яшьлегемне, сөй­гән кызымны гына түгел, якын дустымны да югалттым, - ди Марат. - Авырлыклар арт­та калгач, эчке дөньямны үзгәр­тергә булдым. 2006 елның 7 октябре икенче туган көнем булгандыр, мө­гаен. Психология турында китаплар укыдым, бел­гечләр кушканча яшәргә тырыштым. Ачулар онытылды. Сөйгән кызымны да, дус егетемне дә гафу иттем. Бар дөньямны онытып, пазллар җыя башладым. Соңгы биш ел эчендә 500 дән артык картина җыйдым. Дөньяны башка күзлектән кү­рер­гә өйрәндем. Абыем Азат, сеңлем Гөлназ гаи­ләләре мине якын итеп тора. Туганнарым гына түгел, хәтта дус­ларымның әни­ләре дә мине ярдәменнән ташламый".

Хәзер ул Баулыда урнашкан бер даруханәдә директор булып эшли. Әмма моңа ничек иреш­кәнен үзе генә белә. Бервакыт имтиханын тапшыра алмагач, егет җитәкче урында эш­ләүче туганы янына бара. Булышмасмы, янәсе. Ә ул исә: "Беренче тапкыр булмаса, икен­чесендә булыр. Утыр да укы. Икенче юлы тап­шырырсың", - дип чыгара. Ма­рат­ка абыйсы шушы гамәле белән гомерлек сабак бирә. Менә шуннан соң ул үҗәт­ләнергә, тырыш булырга кирәк­леген аң­лый. "Юлымда гел яхшы кешеләр очрап торды. Мәс­кәү­дәге укуымны да тәмам­ладым. Ә аннары Казан дәүләт медицина университетына укырга кердем. Хәзерге вакытта 4 курста белем алам. Соңгы биш елда башкарган күнегүләрне видеога төшереп бардым. Киләчәктә шуны башкаларга күрсәтмәкче булам. Минем хәлгә калган кешеләр өчен махсус турниклар ясадым. Укырга да әнә шундыйларга ярдәм итәр өчен кердем, - ди Марат. - Тө­шен­ке­леккә бирелергә ярамый. Әйе, көн саен физик кү­негүләр эшләү җи­ңел түгел. Әнә шунлыктан урынга егылучылар бар. Авыру белән көрәшергә, аны җиңәргә кирәк. Күбрәк җәяү йөрергә тырышам. Йөзәргә дә йөрим. Сәла­мәтлегемә вакыт кыз­ганмыйм".

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев