Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Явлаштау мәчетендә Галимҗан Баруди елы уңаеннан чара узды

Билгеле булганча, Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2017 ел "Галимҗан Баруди елы" дип игълан ителде.Татар дин әһеле, мөфти Галимҗан Барудиның тууына февраль аенда 160 ел тула.

18 февраль көнне Явлаштау мәчетендә Галимҗан Барудига багышлап бик күркәм чара уздырылды. Бирегә Сабадан килеп укытучы Рәсимә абыстайда дини дәресләр алучы һәм мәхәллә халкы җыелды. Чараны авылның яшь имамы Инсаф Галимҗанов ачып җибәрде. Галимҗан Баруди турында Тәслимә Сабирҗанова кыскача сөйләп үтте. Коръәннән сүрәләр укылды. Соңрак әлеге чара чәй табыны артында дәвам итте.

Галимҗан Баруди күренекле дин галиме, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, педагог. 1882 елда Г. Баруди мәдрәсә ача, ул анда җәдитчә укыта, әтисенең хөрмәтенә мәдрәсәгә "Мөхәммәдия" исеме бирә. 1906 елда Казанда аның мөхәррирлегендә «Әд-дин вәл-әдәб» ("Дин вә әхлак") журналы чыга башлый. Баруди Россия мөселманнарының сәяси тормышында да актив катнаша. "Иттифак әл-мөслимин" мөселман фиркасе Үзәк комитетының әгъзасы итеп сайлана. Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте мөфтие вазыйфаларын да башкара.

Чыганак: saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев