Саба ТВ

Яшьлек ялгышлары нинди генә язмышларга дучар итми

Гөлсинәнең мәктәпне тәмамлаган елы иде. Соңгы кыңгырау... Иң бәхетле мизгелләр, онытылмаслык хатирәләр. Тормышны үзгәр-теп, дөньяга яңа караш, якты өметләр белән беренче адымнарын атлап, иң изге теләкләрен теләп, олы юлга чыга торган көн. Гөлсинәнең хыялы – югары уку йортына кереп уку, укытучы һөнәрен үзләштергәч, үз авылына кайтып эшләү иде.

Ләкин Гөлсинә үзеннән 2-3 яшькә олырак булган Гомәр исемле егеткә гашыйк була. Ничек кенә җай табып очрашырга, үзенең мәхәббәт хисләрен ничек итеп аңлатырга?.. Чыгарылыш кичәсе... Бу кичне әти-әниләре белән барысы да тауга менәләр. Табигатькә хозурланып туйгач, болынга төшәләр, учак ягып җибәрәләр, аның яктысында табын корып ашап-эчкәч, әти-әниләре кайтып китә. Ә яшьләр кызык хәлләр сөйләшеп, биешеп-җырлашып таңны каршы алалар. Әлбәттә, әниләре киткәч, монда егетләр дә киләләр, Гомәр дә шулар арасында була. Гөлсинәнең иң зур теләге тормышка аша – Гомәр аны өенә хәтле озата, тагын очрашырга теләк белдерә. Шулай алар көн дә очраша башлыйлар.
 
Гөлсинә югары уку йортына керү өчен документларын тапшыра. Ә Гомәргә хезмәткә алыну турында язу килә. Озату кичәсенә, әлбәттә, Гөлсинә дә килә. Гомәр кызны әти-әниләре белән таныштыра. “Мин хезмәттән кайтуга ул да укуын тәмамлар, ә кайткач, Аллаһы кушса, өйләнешергә сүз бирдек. Аңа күз-колак булып торыгыз”, - дип көлә. Китәсе көнне алар, табигать кочагында йөреп кайтык әле дип, болын ягына чыгалар. Зур тирәк төбенә утырып, бер-берсенә булган сөю хисләрен иң матур сүзләр белән аңлаталар. Артык хискә бирелеп китеп, алар үзләре дә ни булганын сизми калалар, Гомәр бу төнне Гөлсинәне үзенеке итә. “Син хәзер минем хатыным! Курыкма, әти-әниләребез белә, минем ышанычымны аклап көт кенә. 3 ел сизелми дә үтеп китәр. Аннан без мәңгелеккә бергә булырбыз”, - ди егет.
 
Бу май аеның иң матур истәлекле киче. Алмагачлар ап-ак чәчкәдә. Аларга кагылган саен коелып, җиргә төшәләр. Гөлсинә үзен шушы алмагач чәчкәләредәй тоя, чөнки ул да яшьлек чәчкәсен шушы төндә койды бит.
 
Арада туктаусыз мәхәббәткә тулы хисләр йөреп тора. 2 ел гомер үтеп китә. Гөлсинә укуда, ә Гомәр 15 көнгә ялга кайта. Гәүдәләре чын ирләрчә тулышып чибәрләнеп киткән Гомәр һәр кызны үзенә каратырга әзер. Иптәшләре белән җыелып шул кичне табигать кочагына чыгалар. Әлбәттә, кызлар да була. сыйланып алгач, биешәләр, көлешәләр, өйләренә таралыша башлыйлар. Арада кунак кызы да була. Бик чая, үткер кыз, сагыз кебек ябышып, Гомәрне эләктереп ала, мине озатып куй инде, зинһар, дип ялвара. Гомәр, юри булса да, ризалаша, тик кызган баштан харап була. Кунак кызы белән болында кала.
 
Иртән оятыннан ничек итеп Гөлсинәгә күренермен икән дип, уйга бата. Ике көннән Гөлсинә дә кайтып төшә. Алар шашкан хисләрен, ничек итеп бер-берсен сагынуларын яшермиләр... Гомәр Гөлсинәгә: “Минем 10 көнем бар, әйдә әти-әниләрдән рөхсәт алыйк та иртәгә үк никах укытыйк”, - ди. Гөлсинә, әлбәттә, биш куллап риза була. Тик Гомәрнең күңеле генә тыныч түгел, кунак кызы белән булуын белмәсә ярар иде дип баш вата. Никах укытырга дип мулланы чакырырга барганда, каршыларына кунак кызы килеп чыга. Гомәрнең кочагына ташланып, ике көн килмәдең, кайда йөрдең, дип битләреннән үбәргә тотына. (Юри шулай эшли билгеле). Урамнан узып баручылар да шаккатып карап торалар. Гөлсинә гарьлегеннән битен каплап торып йөгерә, әниләренә дә ни булганын аңлатмыйча, шәһәргә китеп бара. Сөйгән кешесенең алдавы аның хисләрен аяк астына салып таптый. Гомәр кыз артыннан эзләп бара, барын да аңлатып, тезләнеп гафу үтенә, тик кыз гафу итми. Гомәр шул көнне үк хезмәткә китә.
 
Көн дә хат язып сала, җавап юк. Ә кунак кызы, йөккә узуы турында хәбәр тарата, ул минем янга кайта, ул - баламның әтисе, син аңа кирәкмисең хәзер, дип үртәләнә. Озакламый Гөлсинәгә дә шаккатырга туры килә, үзенең дә йөккә узганын сизеп ала. Нинди генә сүзләр ишетми, әти-әнисе үгетләгәнгә дә карамыйча, баласын таба. Чөнки ул аның яшьлек хыялындагы, чынбарлыктагы мәхәббәт җимеше бит. Кунак кызы Гомәргә хәтле үк йөкле булуын, Гомәрнеке түгел икәнен аңлатып, Гөлсинәдән гафу сорый, баласын югалттым, ди.
 
Гомәр хезмәтен тутырып кайтып төшә. Туп-туры Гөлсинәләргә бара. Кызын кулына алып, үбә-үбә елый, тезләнеп гафу итүен сорый. Нишләсен, Гөлсинә гафу итә.
 
...Әйе! Мин үзем дә хисләремне тыя алмыйча, аны өзелеп яраттым, үземнеке иттем. Ул кызның ни гаебе бар? Бәлки ул да, мин яраткан кебек, яраткандыр аны. Яшьлектә кан кызу була. Көчле мәхәббәт туса, киләчәгеңне уйлатмый икән ул. Минем кебек алданып ялгышмасын өчен, кызыбызга 18 тулгач, эч серләремне сөйләдем. Бер ялгышлык аркасында кеше бәхетсез булырга мөмкин. Яшьлек ялгышлыгы гомерлек үкенеч, йөрәккә, күңел түренә төзәлмәслек яра ясаганын аңладым. Йокысыз үткәргән төннәремне әле дә Гомәргә сөйлим. “Ярар, бәгырем, гафу иттең, чөнки икебез дә беренче мәхәббәтебезне саклап калырга көч таптык. Сиңа мин мәңге бурычлы. Кичер мине”, - дип үтенә. Мин аны яратканга барысын да кичердем, Аллага шөкер. Бүген миннән дә бәхетле кеше юктыр, чөнки ул бар.
 
Тормышта ялгышу да, хата да була. Безнең дә бер генә хатабыз булып алды. Чөнки без бер-беребез өчен туганбыз. Аллаһы Тәгаләм күпсенмәсен бәхетебезне. Ә син артык хисләргә бирелмә. Чәчәгеңне иртә койма!
 
 
Фото: пиксабай
 
 
 
 
 
 

Саимә МОРЗАХАНОВА
Бердәмлек

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: