Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Яңгыр яумаса, өч-дүрт көндә печән әзерләп була

Авыл халкы бу көннәрдә җиләк дип тә, гөмбә дип тә артык кайгырмый. Хәтта бакчада үсми утыручы кыяр-помидорга да әлләни исе

китми аның. Печән кирәк, печән! Малкайлар, күзгә карап, печән сорый! Яңгырларның гел зыяны гына булды димәс идем. Котырып үсте, билдән үлән болында. Әмма аны чабарга, җыярга, киптерергә, алып кайтырга әле көн юк диярлек. Кичә-бүгенге исәпкә алмаганда. Кыскасы, үлән күп, печән юк. Кышын малкайларга алып салырлык печәнең булмаса, болындагы үләнне печән дип атап булмый. "Интертат.ру" авыл уңганнарыннан, авыл хуҗалыгы белгечләреннән печән хәлен сорашты.


"Кояш булмагач, киптереп булмый"


Гөлчәчәк Кәримуллина
(Теләче, Иске Җөри):


-Печән әзерләү процессы бик авыр бара быел. Кыр печәне дә чабабыз, артык зур булмаган мәйданда чәчкән үләнебез дә бар. Тик болар гына җитми, әлбәттә. Сатып та аласы була. Әгәр дә көннәр яхшы торса, өч-дүрт көн эчендә әзерләп була печәнне. Авыл халкы тырыш, уңган бит ул. Печән җыеп булмаса, запас чикле, кыш чыгарга азык җитмәячәк. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас, иншаллаһ. Яхшыга өмет итәбез.


Ялгышмасам, 2010 елда - корылык елны 5 центнерлы бер рулон печән 1700 сумга кадәр менде. Хәер, бәя төрле якта төрлечә уйнады.


Кояш булмагач, печән киптерү авыр инде. Каенатам көнлек кенә чабып кайта да, яшел килеш ашатабыз малларга. Көн булыр әле дип, күпләп чабарга да куркыта. Яңгырда калдырып, черетәсе килми.


"Питраудан соң печәнгә төшсәк кенә"


Ренат Галиев (Кукмара, Ядегәр)


-Быел яңгырлар бирде кирәкне. Шулай да 2010 елгы корылыкны кичергән кешеләр буларак, бу яңгырларга артык хафаланмыйм. Гәрчә, бакчада 80 сутый печәнебез чабылмый ята.


2010 елда Сабантуйга Ринат Рахматуллинны чакырдылар. Чыдап булмаслык эссе, игеннәр тишелер-тишелмәс, җирдә кул сыярлык ярык. Мәйдан уртасында Рахматуллин халыкны биергә чакыра, үзе "Тукта яңгыр, тукта, яңгыр, яумале" дип җырлый. Соң кемнең биисе килсен, бар халык яңгыр көтә! Ул елны шушы җырны радиодан да, тв дан да әйләндерделәр, Ринат популярга әйләнде. Менә быел, шул җырны никадәр генә ишетергә теләсәк тә, яңгырамады.


Печәнне балачакта бик күп әзерли идек. Исемдә, әтинең бер көн чапкан печәнен без - биш малае ах-ух килеп, көне буе ташып, печәнлеккә өйгән идек. Соңгы елларда алай йөреп, печән әзерләмибез, вакыт юк. Болында, елга буйларында печән билдән, быел аңа кытлык булмас. Питраудан соң көннәр аяза диләр. Шулвакытта гына запас туплап калса инде авыл халкы.


«Үзебезнең басудан җыеп алдык"


Лилия Сафина (Апас, Татар Черкене):


- Аллага шөкер, үзебезнең басудан җыеп кердек. Кыр печәне чабып та бирәбез малларга. Узган елныкы да бар әле. Колхоз ел да "процент печәне" бирә иде. Быел булырмы-юкмы? 2010 елда печән 6 мең сум иде.


"Запасыбыз бар, әлләни кайгырмыйбыз"


Гүзәлия Хуҗина (Бөгелмә, Иркен):


- Арендага алган печән җиребез бар. Яңгыр туктаганны көтеп, үстердек тә үстердек. Узган ел бик мул итеп әзерләгән идек. Запасыбыз бар, шуңа күрә әллә ни кайгырмыйбыз. Корылык елны бер түк печән 2000 сум иде. Күршеләребез сатып алды, әмма сыйфаты бик начар булды.


"Печән елдагыдан да куе"


Гүзәлия Заһидуллина (Мамадыш, Урта Сөн):

-Ел да бу вакыт чын "печән өсте" санала иде, быел "яңгыр өсте". Шулай да аз-азлап чабып алып кайтабыз. Корылык елны яраган иде әле ул, яңгыр булган яктан алып кайтып саттылар. Ул вакытта бер рулоны 1000-1200 сум булды. Быел болында печән елдагыдан да куе, мул, әмма җыярга көн юк.


"Җир печәнен сатып алабыз"


Рамил Гыйльманов (Биектау, Татар Урматы):


-Печән әзерләмибез. Хәзерге техника заманында кул белән азапланып, печән чабуы да авыр. Балтачтан 10 рулон алырга сөйләштем. Китереп бирәләр. Болын печәне. Бер рулоны 1000 сумнан.


"Икенче кат чабылыштан халыкка печән таратабыз"


Фиргат Басыйров, Кайбыч районы авыл-хуҗалыгы идарәсе башлыгы:


-Яңгырлар эшкә аяк чалды. Шулай да тоташ яңгырларга киткәнче күпьеллыкның печәннең беренче катын җыеп бетерә язган идек. 11200 гектарның 8500 гектары чаптырылды. Шуның 1000 гектардан җыелганы печәнгә, калганы сенажга.


Бүген менә тулы куәтенә печән һәм сенаж әзерләү белән шөгыльләнәбез. 650 тонна печән җыелып, эскерткә куелды. Район буенча, план нигезендә 10500 тонна печән, 77 000 тонна сенаж, 61 000 тонна силос әзерләү бурычы куелган.


Районда 11 фермер бар. Аларның һәркайсының үз печәнлекләре һәм техникасы. Әлегә кадәр ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр булмады.


Авыл хуҗалыгы районы буларак, халыкка пай җирләреннән файдаланган өчен печән, салам, ашлык бирелә. Печәнне икенче чабылыштан өләшергә уйлыйбыз.


Яңгырларның файдасы турында да әйтеп узарга кирәк. Печән мулдан. Инде хәзер көннәр матур торып, җыеп алырга гына кирәк. Башка елларда июль уртасында көтүлекләр кибә, малларга ашарга калмый иде. Быел әле анда ямь-яшел, үлән күп, яшьләре дә баш калкыта тора.


"Терлек азыгы әзерләүдә алдынгылык Азнакай, Баулы, Яшел Үзәндә"


(Марат Әхмәтов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры):


- Бүгенге көндә республикада 73,3 мең тонна печән, 1214,5 мең тонна сенаж әзерләнгән. Бу бер шартлы терлеккә 7,1 ц азык берәмлеге тәшкил итә. Актаныш, Зәй, Баулы, Яшел Үзән районнарында күпьеллык үләнне җыеп алу инде тәмамланып килә. Тәтеш, Саба, Кукмара, Нурлат, Әтнә районнары аграрийларында да күрсәткечләр начар түгел. Иң югары күрсәткечләр Зәй һәм Сарман районнарында күзәтелә, анда бер шартлы терлеккә 13 ц дан артык терлек азыгы әзерләнгән.


Печән әзерләү районнардагы хуҗалык җитәкчеләреннән дә тора. Зәй, Актаныш, Саба, Тәтеш, Кукмара, Нурлат, Әтнә районында терлек азыгын әзерләү белән җитди шөгыльләнәләр. Терлек саны күбрәк булган саен, терлек азыгы әзерләүгә җаваплырак карыйлар. Кемдә мал-туар саны азрак, "булыр әле, кыш җитмәгән бит әле, көн бар бит әле" дип сүрәнрәк йөрүчеләр дә бар. Спас, Бөгелмә, Әгерҗе, Мөслим, Менделеевск, Кама Тамагы шундыйларга мисал", - дип белдерде Марат Әхмәтов «Татар-информ"га.


- Бәлки, алдагы кояшлы көннәрдә әзерләнгән терлек азыгының сыйфаты 1,5 млн тонна салынган сенажга караганда сыйфатлырак та булыр әле. Дөрес, моңа кадәр салкынча дымлы һава булды, яңгырлар бетүен көтмичә, чабылган өлешен әйләндереп торырга һәм дымлылык 60-65 процент булганда, консервацияләп сенажга салырга киңәш иткән идек. Әйләндермичә, аларга тотынмыйча, яхшы һава көтеп ятучылар, ул печәнне югалткандыр да, бәлки", - дип белдерде министр.


«Авырлыклар һава торышына бәйле"


- Терлек азыгы әзерләү буенча эш оештыруда җитешсезлекләр юк, авырлыклар бары тик һава торышы белән бәйле. Чәчүлек мәйданнарында культураларга үсәр өчен җылы да җитеп бетмәде, шуңа күрә терлек азыгы буенча күрсәткечләр әле тыйнак кына. Хәзерге вакытка бер шартлы терлеккә 7,1 ц. азык берәмлеге әзерләнгән, узган елда бу күрсәткеч ике тапкыр югары иде. Беренче чабымнан җыеп аласы күп әле, беренче чабым чоры узып бара дисәк тә, эссе, кояш җитмәү эшне бераз тоткарлады. Шулай да, күпьеллык үләннең сусыллыгы шактый югары, печән чабу буенча нык артта калдык димәс идем. Дым запасы бик югары. Метеорологлар бүгеннән башлап җылы көннәр вәгъдә итә. Җылы көннәр 7-8 көн дәвам итсә, күпьеллык үләннең беренче чабымын төгәлләп булачак", - диде Марат Әхмәтов.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев