Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

XIV “Сәламәтлек” авыл спартакиадасы - Сабада: райондашларыбыз беренче урында [+фото]

Районыбызда спортчы гаиләләр арасында программасына ат җигү дә кертелгән ярыш­лар­ның җиңүчеләре турында язган идек. Узган шимбә-якшәмбедә XIV "Сәламәтлек" авыл спартакиадасы кысаларындагы әлеге бәйгенең республика күләмендәгесе дә Сабада үткәрелде.

Районыбызга Татарстанның 17 районыннан 21 гаилә килде. Командалар беренче көнне чаңгыда узыштылар һәм мишеньгә дротик аттылар (дартс). Якшәмбедә картодромда дәвам иткән катнаш эстафета исә авыл тормышын чагылдыруны күздә тоткан иде: кызлар-малайлар туп сукты, әниләр су ташыды, әтиләр ат җикте.

Ярышлар районыбыздан катнашкан 2 гаиләне җиңүче итте. "Республика күләмендә булгач, көчле спортчы гаиләләр киләсе билгеле инде. Шуңа күрә ярышка нык әзерләндек,- диде шул җиңүчеләрнең берсе - Фәтхрахмановлар гаиләсе хуҗабикәсе Гү­зә­лия. - Улыбыз Айзат чаң­гыда йөрү, дротик ату осталыгын чарлады. Ирем Фәрит моннан тыш күршебездә ат тотучы Марат Әхмәтгалиев янында да еш булды. Ат җигеп-тугаруда тәҗрибә туплады. Күнегүләр бушка китмәде. Катнаш эстафетаны узарга 3 минут 5 секунд вакытыбыз китте, шул безне җиңүче итте. Ярышлар әнә шулай үзен­чәлекле оештырылуы бе­лән дә күңелле булды".

Тагын бер җиңүчебез - Мөбарәковлар гаиләсе. "Ярышка Арчадан, Балтачтан көчле командалар килгән иде. Шулай да без уздырдык, 10-12 яшьлек кызлары белән катнашучылар категориясендә чаңгы, дартс, ат җигүдә - өч төрдә дә беренчелекне алдык. Бер дә әзерлексез яулана торган җиңү түгел, көн саен диярлек гаилә белән чаңгыга бастык, башка ярышлар да катнашырга туры килде",- диде хатыны Эльмира кызы Алисә белән пьедесталның 1нче баскычына күтәрелгән. Аль­берт Мөбарәков. Шулай ук Сабабаштан Габдрахмановлар гаиләсе дә ярышлар призеры булды (II урын). Ике категориядә Кайбыч һәм Арча районнарыннан килгән гаиләләр җиңү яулады.

Чыганак: saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев