Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Владимир Путин: Россиядә коронавирус каршы ышанычлы өч вакцина бар

Россия Президенты пандемияне җиңү илнең фәнни-технологик потенциалының арта баруын практикада раслады, диде.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Россиядә Covid-19 инфекциясеннән берьюлы өч ышанычлы һәм нәтиҗәле вакцина бар. Бу хакта Федераль Җыенга Юлламасында Россия Президенты Владимир Путин сөйләде.

Ул пандемия башланганда Россия, бөтен дөнья кебек үк, яңа инфекция таралу куркынычы алдында билгесезлек белән очрашканлыгын искә төшерде. Шул ук вакытта Путин бер генә минутка да илнең бу глобаль бурычны үти алачагына шикләнмәвен искәртте.

«Без алга китеп эшли алдык. <…> Коронавирустан авыручылар өчен стационарларда койкалар санын биш тапкыр, 280 меңгә кадәр арттырдык. <…> Безнең галимнәр дә чын мәгънәсендә алга китеш ясады: коронавирустан хәзер Россиянең өч ышанычлы вакцинасы бар», — дип йомгаклады Владимир Путин.

Ул пандемияне җиңү практикада илнең фәнни-технологик потенциалының арта баруын раслады, дип өстәп әйтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев