Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Владимир Путин: Россия фетнә чорларында һәрвакыт феникс кошы кебек терелеп, биек үрләргә менде

Владимир Путин инаугурация тантанасында тормыш сыйфаты, иминлек, куркынычсызлык, кеше сәламәтлеген сәясәтнең төп критерийлары дип атады. Россия Президенты вазифасына керешү тантанасыннан Владимир Путин чыгышының тулы текстын тәкъдим итәбез.

 

 

Хөрмәтле Россия гражданнары! Ханымнар һәм әфәнделәр! Кадерле дуслар!

 

 

Бөек Ватаныбыз гражданнарын, чит илдәге ватандашларыбызны, әлеге тантананы туры элемтә аша караучыларны Кремльнең тарихи залында һәм борынгы Собор мәйданында булган барча халыкны сәламлим!

 

Россия Президенты вазифасына керешкән минутларда, сезнең һәрберегез, күпмилләтле халкыбыз, Россия – зур җиңүләр һәм үрләр иле, Россия дәүләтенең меңьеллык тарихы һәм безнең ата-бабаларыбыз алдында җаваплылык тоям. Аларның батырлыгы, армый-талмый хезмәт итүләре, какшамас бердәмлеге, туган җиргә изге мөнәсәбәте – Ватанга тугрылыкның мәңгелек үрнәге.

Россиянең хәзергесе һәм киләчәге – аның тыныч һәм имин үсеше, бөек халкыбызны саклау һәм дәвам итүе, Россиянең һәрбер гаиләсендәге иминлек өчен эшләүне үземнең бурычым һәм бөтен тормышымның мәгънәсе дип саныйм. Тормышымның, эшемнең мәгънәсе, элеккеге кебек, халыкыбызга, Ватаныбызга хезмәт итү. Бу минем өчен иң мөһиме.

Россия гражданнарына бердәм булулары, күп нәрсәне яхшыга үзгәртә алуыбызга ышаныч көче булу өчен чын йөрәктән рәхмәт белдерәм. Тагын бер кат рәхмәт әйтәсем килә. Сез, Россия гражданнары, илебезнең Президентын сайлаган вакытта миңа күрсәткән ышаныч дәрәҗәгез өчен рәхмәт. Моны зур сәяси капитал һәм ышанычлы рухи таяныч дип саныйм. Бу таянычта – Россиянең киләчәктә үзенең кодрәтен ныгытуга, ә кешеләрнең яхшырак яши башлауларына өмет һәм ышаныч бар. Мондый терәк, безнең позицияләрне халыкара аренада ныгытырга, ил эчендәге позитив, тирән үзгәрешләр өчен тәвәккәл гамәлләр кылу өчен дә мөһим.

Россия заманча ил һәм үсештә булырга, вакыт сорауларын кыюлык белән кабул итәргә һәм аларга кыю җавап бирергә тиеш. Без, үзебез көчле булган тармакларда лидерлык позицияләребезне үстерерү өчен тырышып, ихтыяр көчебезне бер йодрыкка җыеп, тиешле нәтиҗәләргә ирешергә кирәк булган, эшләнелеп бетмәгән урыннарда эшләрбез дип ышанам.

Алга юл җиңел генә булмый, бу һәрвакытта да авыр эзләнү. Ләкин тарих бер нәрсәне кичерми – битараф һәм эзлексез, бернигә дә игътибар итмичә, тыныч булуны; бигрәк тә бүген, кискен борылышлар, бөтендөньяда барган үзгәрешләр дәверендә.

Алдыбызда торган бурычлар, кабул итәсе карарлар, һич арттырусыз, тарихи әһәмияткә ия. Алар Ватаныбыз язмышын дистә елларга хәл итәчәк. Безнең алда киеренке эш – ул бөтен Россия җәмгыятенең, сезнең һәрберегезнең, сәяси һәм гражданлык җаваплылыгы булган һәркемнең катнашын таләп итә.

Безгә һәр тармакта да зур үсеш кирәк. Чын күңелдән ышанам: мондый үсешне бары тик ирекле җәмгыять кенә тәэмин итә ала, ул һәр яңалыкны һәм алгарышны кабул итә һәм гаделсезлекне, бер урында торуны, кара сакчыллыкны, үле бюрократияне кире кага – болар барысы да кешеләргә тулысынча ачылырга, тормышта үз урыннарын табарга, талантларын ачарга комачаулый, димәк, илебезнең киләчек үсешен дә тоткарлый.

Кадерле дуслар! Быел без Россия Конституциясенең 25 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Ул гражданнарның ирек һәм хокук өстенлекләренең кыйммәтен билгеләде. Нәкъ менә ирекле гражданинның гармонияле бердәмлегендә, җаваплы гражданлык җәмгыятендә һәм көчле, демократик дәүләттә Россия үсеше өчен ныклы нигез күрәм.

Без катлаулы социаль, икътисади проблемаларны җиңеп чыктык. Дөнья белән бергә үзгәргәндә, үз тамырларыңнан, үз тарихыңнан, күпмилләтле мәдәниятеңнән аерылырга ярамаганын аңладык. Матурлыгыбыз һәм бөтен көчебез – безнең үзенчәлекле булуыбызда һәм бердәмлектә икәнен аңладык. Без үз мәнфәгатьләребезне якларга өйрәндек, Ватаныбызга, традицион кыйммәтләребезгә горурлык яңарттык. Тәҗрибә шуны күрсәтә – ирешелгәннәрне сакларга һәм шуның нигезендә бары тик алга гына барырга кирәк.

Әлбәттә, без глобаль үзгәрешләр белән бер адымда булырга тиешбез, үзебезгә дә һәм киләчәгебезне булдырырга, иң кыю планнарыбызны һәм хыялларыбызны тормышка ашырырга бернинди киртәләр дә комачауламасын. Хезмәттәшләребез белән интеграцион проектларны актив рәвештә алга алып барачакбыз, эшлекле, гуманитар, мәдәни, фәнни элемтәләрне үстерәчәкбез.

Без, тынычлык һәм планетада тотрыклылык мәнфәгатьләрен яклап, барлык дәүләтләр белән дә тигез хокуклы һәм үзара файдалы хезмәттәшлек яклы.

Россия – халыкара тормышта көчле, актив, абруйлы катнашучы, илнең куркынычсызлыгы һәм оборона сәләте ышанычлы тәэмин ителгән. Киләчәктә дә әлеге сораларга тиешле игътибарны бирәчәкбез.

Ләкин без хәзер булган мөмкинлекләребезне кулланырга тиешбез, иң беренче чиратта, икътисади, технологик үсеш, киләчәкне билгеләүче тармакларда конкурентлыкка сәләтне арттыру өчен эчке, иң әһәмиятле бурычларны чишәргә тиешбез. Яңа тормыш сыйфаты, иминлек, куркынычсызлык, кеше сәламәтлеге – бүгенге көндә безнең сәясәтнең үзәгендә. Безнең ориентир – халык өчен булган Россия, һәр кешегә үз-үзен тормышта табу өчен яңа мөмкинлекләр иле.

Чын күңелемнән ышанам, зур гомуммилли бурычлар һәм көндәлек, шәхси булып тоелган проблемалар, гражданнарның сораулары арасында, һичшиксез, турыдан-туры бәйләнеш бар. Чөнки бары тик шулай гына иҗат һәм үсеш өчен кирәкле шартлар һәм иң мөһиме - җәмгыятьтәге үзара җаваплылык, таяныч һәм ышаныч формалаштырып була.

Илнең эшләренә безнең актив катнашу, яңарыш энергиясен арттырачагын аңлау һәркем өчен мөһим, чөнки бу эшне безнең өчен беркем дә эшләмәячәк, яңарышларның төп әйдәүчесе – без, Россия гражданнары.

Төрле профессия вәкилләре, төрле социаль статустагы һәм вәкаләттәге кешеләр күбрәк булган саен тормышны яхшыртуда үз роленең әһәмиятен аңлый икән, безнең алга бару да шулкадәр тизрәк булачак.

Аерым җаваплылык, әлбәттә, дәүләт һәм муниципаль хакимияттә. Кешеләр, үзләрен борчыган проблемаларның тоткарлыкларсыз хәл ителүен, аларның тәкъдимнәренә, кисәтүләренә һәм таләпләренә тиешле игътибар бирелүен, абруй, намус, ярдәмчеллек, ихласлылык хакимият вәкилләрнең һәркайсы өчен дә тормыш нормасы булуын телиләр.

Без эшмәкәрләргә һәм галимнәргә, иҗат әһелләренә, актив кешеләргә, битараф булмаган гражданнарга, яңарышка омтылган барлык кешеләр өчен дә ирек просторанствосын киңәйтергә тиешбез. Монда мин Россиянең тотрыклы үсеше һәм стратегик курсның дәвамлы булуының нәтиҗәсен күрәм. Яңа идеяләр булыр дип өметләнәм, безнең яшьләрнең тәвәккәллегенә, аларның үзгәрешләрнең лидерлары булачагына ышанам.

Өлкән буын гомер буе саклап килгән, дөреслек һәм гаделлек кыйммәтләренә яшьләрнең тугры булуларына ышанам, олыларның белеме, ныклылыгы, зирәклеге, остазлык тәҗрибәсе, һичшиксез,кирәк булачак.

Илебез өчен, аның киләчәге янып өчен яшәгән барлык кешеләрнең тырышлыгын берләштереп, без үз максатларыбызга ирешәчәкбез, фәндә һәм технологиядә алга китәчәкбез, бергәләп шәһәрләрне һәм авылларны, барлык төбәкләребезне үстерү буенча масштаблы планнарыбызны тормышка ашырачакбыз. Һәр кешенең, һәр гаиләнең мәнфәгатьләрен кайгырткан социаль сәясәтне актив рәвештә үстерәчәкбез, белем бирү һәм сәламәтлек саклауның сыйфатын арттырачакбыз. Традицион гаилә һәм ана-бала кыйммәтләренә аерым игътибар бирәчәкбез, Россиядә сәламәт, көтелгән, акыллы, талантлы күбрәк сабыйлар тусын иде. Аларга, безнең балаларга илебезне алга таба төзергә, әти-әниләренә караганда да зуррак уңышларга ирешергә, безнең Ватаныбызның тарихын хөрмәт итәргә һәм дәвам итәргә туры киләчәк.

Кадерле дуслар!

Дәүләт башлыгы буларак, Россиянең көчен, үсешен һәм данын арттыру, җәмгыятьнең ихтыяҗларын һәм ил гражданнарының өметләрен аклау өчен барысын да эшләячәкмен.

Без беләбез, 90 нче елларда һәм 2000 нче еллар башында күптәннән кискенләшеп килгән һәм бер кирәксез булган тарихи үзгәрешләр белән беррәттән Ватаныбызга һәм безнең кешеләргә авыр сынаулар килде. Күп нәрсә торгызылды, шул ук вакытта күп нәрсәне эшлисе бар, барлык тарихи яралар да төзәлеп бетмәде, барлык югалтуларны, авырлыкларны да җиңеп булмады, ә тормыш әкренләп безнең алга яңа сораулар куя, һәм аларны чишү өчен киеренке эш алып барырга кирәк. Чайкалып торырга вакыт юк.

Ләкин без барыбыз да яхшы хәтерлибез, мең елдан артык булган тарихында Россия фетнә һәм сынау чорларын бер генә мәртәбә узмады һәм һәрвакыт феникс кошы кебек терелеп, башкаларның көченнән килмәгән, ирешеп булмастай булган биек үрләргә менде, ә безнең ил өчен бу, киресенчә, киләчәккә куәтле ыргылыш өчен яңа трамплин, яңа тарихи чик булды.

Бүген дә алга китәрбез дип ышанам, чөнки без көчле команда, без теләсә нинди катлаулы мәсьәләләрне дә чишәргә сәләтле. Ватанга мәхәббәт, кешедә булган барлык яхшылык, һәрберебезне дә шәхси уңышка, эштә, гаиләдә уңышка ирешү өчен камилләшү эзләүгә, туган илнең иминлеге өчен гомуми, киеренке хезмәткә илһамландырсын иде.

Без һичшиксез уңышка ирешәчәкбез! Нәкъ шулай булачагына ышанам! Моның өчен көчемнән килгәннен барысын да эшләячәкмен!

Рәхмәт сезгә.

Фикер: Татарларның беркайчан да хәзерге кебек рәхәт яшәгәне булмады

Татарларның беркайчан да хәзер яшәгән кебек җиңел һәм рәхәт яшәгәннәре булмады дип белдерде Мәскәү татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның инаугурация тантанасында катнашкан Фәрит Фарисов “Татар-информ” хәбәрчесенә белдерде.

“Иң мөһиме, безнең Россия бердәм һәм аерылгысыз булыр дип өмет итәм, чөнки шул очракта гына безнең ил җиңелмәс булачак. Бу минем чын күңелемнән әйтелгән теләк”, - ди Фәрит Фарисов.

Ул моның өчен, беренче чиратта, милләтара бердәмлек булырга тиеш, ди. “Хәзерге вакытта Россиянең авырлыклары бар, әмма чын дуслар синең белән бер җирдә, син күргән әйберне күреп яши икәнен онытмаска кирәк. Үз яшәү рәвешләрен безгә бәйләп куярга теләүче дошманнар безнең Россиянең нигезе түгел, нигезе була алмый да. Безгә бу авырлыкларны ничек тә булса җиңеп чыгарга кирәк. Минем фикеремчә, без тышкы векторларны җиңеп чыга алсак та, безнең ил эчендә башкарасы эшләр барыбер күп булачак”, - ди Фарисов.

“Президент бүген Россия эчендәге эшләрне башкарып чыгам, авырлыкларны җиңеп чыгам дип сүз бирде. Безнең селкенеп-калкынып торырга вакыт юк, безгә алга барырга кирәк, диде. Бу турыда ул бүген төгәл һәм ачык итеп әйтте. Президент 1999 елда артка чигенмим, Россия алга гына барачак дип сүз биргәнен мин үз күзем белән күрдем. Владимир Путин үз сүзендә торды! Һәм мин чын күңелдән ул хәзер дә үз сүзендә торачак дип ышанып калам, чөнки минем балаларым, минем оныкларым Россиядә торачак. Киләсе буын да безнең кебек әйбәт яшәсен өчен көчтән килгән бар әйберне дә эшләргә кирәк. Татарларның беркайчан да хәзер яшәгән кебек җиңел һәм рәхәт яшәгәннәре булмады! Моны онытырга ярамый!” – диде Фәрит Фарисов.

Фото: kremlin.ru

 

http://www.intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев