Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Узган атнада безнең районга “Поле-Дизайн” проект төркеме җитәкчесе, архитектор-дизайнер Владимир Кузьмин килде

15нче апрельдән 21нче апрельгә кадәр Иннополис шәһәрендә "Казанда язгы Марш" дип аталган программа эшли. Аның кысаларында 1 атна дәвамында мәскәүнең билгеле архитекторлары кул астында 75 Татарстан архитекторы һәм төзүчеләре Татарстан Республикасының 6 муниципаль районы өчен иҗтимагый киңлекләр үсеше концепциясен булдыруда катнаша. Воркшоп дип аталган бу чараны оештыручылар - МАРШ Мәскәү...

Быел иҗтимагый киңлекләр елында авыл кешесенә комфортлы ял зоналары оештыру, территорияне матурлау концепциясен эшләү пункты итеп Саба районы Миңгәр авылы сайланды. Архитекторлар төркемен "Поле-Дизайн" проект төркеме җитәкчесе, архитектор-дизайнер Владимир Кузьмин җитәкләде. Алар Миңгәр авылы тирәлекләрен өйрәнделәр. Эш фронты авылның 3 урынында алып барылды: көнбатыш ягындагы күлләр, Сабантуй җире һәм Манара зоналарында. Архитекторлар үзләре өчен кирәкле мәгълүматларны туплап, урыннарны, алга таба эшләү өчен, фотога төшерделәр, сызымнарын алдылар. Команда тьюторы Владимир Кузьмин Миңгәр авылы һәм аның тирәлекләре ымсындыргыч һәм кызыктыра торган, һәм монда эшләрлек җирлек тә бар, дип белдерде.

Воркшоп - билгеле бер проект өстендә эшләү дигәнне аңлата. Программа гамәли юнәлештә белем алуга корылган.

Узган елда да архитекторлар шушы программа кысаларында Саба районына килеп Балйлар Сабасындгы елга һәм елга буен район үзәгендә яшәүчеләр өчен ял итү зонасы итеп эшләү концепциясен башкарып киткән иде. Бүгенге көндә анда алар проекты нигезендә эшләр дә алып барыла. Архитекторлар командасын озатып йөргән район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов, быел да бу эшләр дәвам итә, диде.

Авылның иҗтимагый киңлекләрен уңайлы итү концепциясен архитекторлар Иннополис шәһәренә кайтып башкара. Һәм 21нче апрельдә Иннополиста әлеге проеткларның презентациясе үтәчәк. Быелгы воркшоп объектлары исемлегендә Саба белән беррәттән тагын Югары Ослан, Чүпрәле, Бөгелмә, Алабуга һәм Яшел Үзән районнары бар. Проектлар 2017нче ел дәвамында гамәлгә ашырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев