Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Ул безнең сер сандыгы иде". Озак еллар “Яшь ленинчы” һәм “Азат хатын” баш мөхәррире булып эшләгән Венера Ихсанованы соңгы юлга озаттылар

Татар җәмәгатьчелеге татар журналистикасында күренекле шәхесләрнең берсе Венера Ихсанова белән бәхилләште. Аны Казанның Декабристлар урамындагы 115 нче йорттан озаттылар. Венера Ихсанова озак еллар дәвамында "Яшь ленинчы" газетасы һәм "Азат хатын" журналының баш мөхәррире булып эшләгән. Ул кичә Казанның 7 нче хастаханәсендә 86 нчы яшендә дөнья куйган.

Туганнары сөйләвенчә, җомга көнне аңа операция ясаганнар. Операциядән соң аңына килгән, тик йөрәге, күрәсең, күтәрә алмаган, икенче көнне реанимациядә җан биргән. Хушлашу чарасына Венера апаның туганнары, балалары, оныклары, каләмдәшләре, хезмәттәшләре җыелган иде. "Татар-информ" хәбәрчесе алар белән аралашып алды.

Венера апа ике бала тәрбияләп үстергән, 5 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Кызы Ләйсән ханым Гатиятуллина әнисенең оныкларына дөрес тәрбия биргәнен билгеләп үтте.

Матур күлмәкләр алырсыз диде...

 

- Операция алдыннан көне буе аның янында утырып, бөтен сөйләшәсе сүзләрне сөйләштек. Бөтенебездән риза булып китте ул. Рәхмәтләр әйтеп. Әйтелмәгән сүз калмады безнең арада. Бәхилләштек дияргә була. 

Үләм дип китмәде. Матур итеп киенергә ярата иде ул. Операциягә керер алдыннан "Кызым, миңа матур-матур күлмәкләр алырсыз әле" дигән иде. Мин үзем бакчада гөлләр үстерәм. Менә шул гөлләр арасында ясалган беседкага әни кереп утырып, көнгә бер китап укып бетерә иде. Чәчәкләр арасында шулай матур итеп утырганы истәлек булып кала инде. "Әле җәен шул чәчәкләреңне күрәсе бар" дия иде. Гомер буе позитив кәефтә булды ул. Безнең өчен зур кайгы, тора-бара тагы да сизелер инде ул. 

Әни бик күп эшли иде, аңа да карамастан, гаиләне балаларны энем белән икебезне бик әйбәт карап үстерде, белем бирде. Ул безне рухи яктан яхшы тәрбияләде. Тәртипкә өйрәтте. Энем белән бу тормышта ирешкән казанышларның бөтенесе өчен без әнигә рәхмәтле. Без үзебез Чаллыда торабыз. Өч балам монда институтта укыганда, алар әни карамагында булдылар. 

Кызларыма чын хатын-кыз тәрбиясе бирде ул. Хәзерге яшьләргә дөрес тәрбия, элекке әхлак кирәк. Әни һәр яктан үрнәк булды, бигрәк тә кешеләргә мөнәсәбәте ягыннан. Ул беркайчан, беркемгә авыр сүз әйтмәде. Бөтен кешегә яраклаша, җайлаша белде, аңа тынычлык, тавышсыз мохит мөһим иде. Уңай атмосфера тудыра белә иде.


Аның әтигә мөнәсәбәте дә сокландыргыч иде. "Әтиегез гаиләдә баш, ул кайтмыйча ашарга утырмыйбыз. Әтиең нәрсә әйтер" дия иде. Менә шул үрнәк безнең гаиләләргә дә күчте. Безнең татарларда күптәннән килгән әхлакый принцип бит ул. Минем балалар да хатын үз урынында, ир баш дигән принцип белән шулай яшәп яталар.

Ләйсән ханымның кызы Алсу әбисен җылы сүзләр белән искә алды.

- Әби безнең зур гаилә булып, туганнар белән күмәкләшеп җыелышуыбызны ярата иде. Әбинең матур сүзләрен ләззәтләнеп тыңлый идек, анекдотлар да сөйли иде. Кызык итеп, рәхәт итеп утыра идеек, диде.

Без әни белән рәхәт яшәдек...

 

Килене Энҗе Фәйзрахманова Венера Ихсанованың үзен үз кызы кебек яратканына басым ясады.

– Без аның белән рәхәт яшәдек. Безнең арадагы мөнәсәбәтләр бик җылы булды. Без бик охшашкан, бөтен кеше, “бу синең кызыңдыр” дия иделәр. Мин аңа “әни” дип дәштем, ул “кызым” диде. Бер генә тавышлану да булмады. Балаларны үстерергә булышты. Әбием дип кенә тордылар. Аларны ашарга әзерләп каршы алды. 

Серләр уртак иде. Ул безнең сер сандыгы булды, серне беркемгә ачмады. Хәсрәтең, шатлыгың буламы – тыңлап, үз киңәшләрен бирә иде. Операциягә дә палатадан үзем озатып җибәрдем. “Әни, исән-сау күрешергә язсын” дидем.

Операцияне табиблар кирәк диделәр. Эчендә нык авырту тойгач, без башта биш көн көттек, бәлки, узар дидек. Аннан инде операциясез булмый диделәр, чөнки бер кашык су гына эчсә дә, кире килде, үтмәде.

"Бала баласы балдан татлы" дигән мәкаль Венера апага бик килешеп тора дигән хис туды. Оныклары белән якынлыгын мин сорашкан һәркем диярлек билгеләп узды. Энҗе ханымның кызы – әбисе белән бергә яшәгән оныгы Алия әбисенең хәле булмаса да, аш-су әзерләүдән өзелмәвен әйтте.

– Кызым, улым, хәлләрегез ничек? Утырыгыз, сөйләшик әле, дия иде. “Әбием, пешермә инде” дисәм дә, хәле булмаса да, ашлар пешерә иде. Дус кызларым “әбиең сине якын күрә, синең икенче әниең кебек” дия иде. Йөргән егетемне дә ошатты, - диде.

Камыр ризыкларына бик уңганлыгын икенче оныгы Алсу да куәтләде.

– Без бер ике ел элек шәһәр читендә тора башладык. Әнине үзебезгә чакырганда да , еш кына “балаларым бар, алар белән рәхәт” дия иде. Ул балаларны контрольдә тотты. 5-10 минутка соңга каласы булса да, “әбием, кайгырма, без хәзер кайтып җитәбез” дип әйтүгә гадәтләнгән иделәр. “Бик тыныч, рәхәт балалар бу” диюе күңелгә сары май булып ята иде.



Бәхилләшү чарасына “Сөембикә” журналы белән төрле елларда идарә иткән баш мөхәррирләр килгән иде.

"Алыштыргысыз кеше иде ул"

Роза Туфитуллова Венера Ихсанованы алыштыргысыз җитәкче итеп атады.

– Беренче чиратта, ул минем остазым иде. Алыштыргысыз кешеләр булмый диләр, менә ул алыштыргысыз иде, чөнки җанын бүлеп бирергә әзер. Яраткан эше иде ул аның. Татар журналистикасында үзенең мәктәбен булдырган журналист ул. "Яшь ленинчы" ул яңадан кайтарылган газета гына түгел, бишек ясады ул балачак өчен. Аннан эшчәнлеге “Азат хатын” белән бәйле. Күңел җылысын тулаем шуңа бирде. Мин үземне аның мәктәбенең бер шәкерте дип саныйм.

Гаиләсенә килгәндә, алардагы шикелле туганлыкны минем башка күргәнем юк. Шул дәрәҗәдә җылы итеп кора белә иде мөнәсәбәтләрне. Кияү һәм килене белән мөнәсәбәтләрен оста нечкә дипломатия белән төзи белде. Аның кияве дә, килене дә иң яхшылары булды. 

Пенсиягә чыккач, кырт итеп эштән туктады ул. “Венера апа, нигә туктадыгыз” дигәч, “Юк, Роза, булды, үземне тулаем оныкларыма” багышлыйм диде. Чыннан да оныклары шулкадәр саф татарча сөйләшә. Венера апаның монда өлеше бик зур.

Аңа августта 85 яше тулгач, "Мәдәни җомга"да "Безнең Венера апабыз" дигән мәкаләм чыкты. Венера апа безнең күңелләргә җанны эретә торган елмаюы белән килеп кергән, шуңа күрә үземне ятим саныйм хәзер. 

 
 

"Якты, ягымлы кеше иде"

 

"Сөембикә" журналының әдәби мөхәррире Эльмира Закирова Венера Ихсанова турында сүзен балачак хатирәләреннән башлады.

– Мәктәп елларында мин "Яшь ленинчы"га яза идем. Безнең өйдә баш мөхәррир дип Венера апа исеменнән грамоталар килгәне бар. Әти-әни укытучылар иде. Әтигә дә хәрби-патриотик чаралар уздырган өчен Венера апа исеменнән грамота килгәне бар. Сеңлемә дә килеп төште. Үзен күргәнче үк, “безнең гаиләгә һаман грамоталар җибәрүче бу нинди ягымлы апа икән дип сөйләшә идек. 

Мин газет-журналларга мәкаләләр яза идем, журналист булам дим хыялландым. "Яшь ленинчы" минем өчен туган йорт кебек иде. Аларга рекомендация алырга килдем. Шунда Венера апаның: "Бу безнең Эльмира була инде, әйеме? Актаныштан килдеңме? Журналист буласыңмы", - дип авыл баласына шундый ягымлы итеп, елмаеп эндәшүе миңа зур мәртәбә иде. 

Якты, ягымлы кеше иде ул. Аның белән аралашырга насыйп булу белән без бик бәхетле! Урыны җәннәттә булсын! – диде. 

“Сөембикә”нең бүгенге баш мөхәррире Гөлнара Сабирова Венера Ихсанованың октябрь аенда журналның 105 еллыгына килгәнен әйтте.

– Теләк-киңәшләрен җиткерде. Олы яшьтә булуына карамастан, заманча фикерли, журналы өчен янып тора торган кеше булуын күрсәтеп, саллы-саллы фикерләр әйтте, җырлап утырды, - дип искә алды.

"Авыр вакытларымда капланып елый торган кешем булды"

Фирая Бәдретдинова да мәрхүмәне иң якын остазы дип атады.

– Без аның белән "Яшь ленинчы" да эшләгәндә таныштык. Ул "Азат хатын"да эшли иде. Ул миңа биремнәр бирә башлады. Язуымны ошатып, "Азат хатын"га эшкә чакырды. Ул вакытта Роза апа: “Китмә инде, Фирая", - дип ялынып алып калды. Шул чакта "Яшь Ленинчы"га китмәгәнемә үкенгән вакытлар да булды. Аннары барыбер "Сөембикә"гә килеп эләгү насыйп булды миңа. 

Төрле катлаулы мизгелләр дә булды. Русларда “жилетка” дигән төшенчә бар бит әле, шуңа күрә ул миңа киңәшче, авыр вакытларымда капланып елый торган кешем булды. 

Венера апа керсә, рәхәт була торган иде. Белгән кебек ул иң авыр вакытларымда керә иде. Шулай итеп ул миңа бик якын кешем булым китте. 

Соңгы күрешүебез Журналистлар берлегенең юбилее уңаеннан мәҗлестә булды. Такси чакыртып, таягын оныткач, аны алып чыгып биреп, шулай озатып калган идем. Соңгы очрашуыбыз шул булган икән. Якты, яхшы, туганчыл кеше иде.

Ләбибә апа (язучы Ихсанова – бертуган апасы – ред.искәрмәсе) белән шуның кадәр якын туганнар иде. Ләбибә апаның яза башлаган китабын да Венера апа очлап, китап итеп бастырып чыгарды.

Венера апаның оныклар белән мөнәсәбәтләрен билгеләп үтәр идем. Соңгы күрешкәндә дә “оныкларым искиткеч әйбәт” диде. Шулкадәр ихлас иде ул, оныкларының үсешендә үзенең дә өлеше булуына куана иде.

Венера Ихсанованың җәмәгать эшлеклесе булуын да билгеләп үттеләр.

– Мәскәүдә бөтен хатын-кызлары оешмасының Татарстан бүлеге башлыгы иде. Мәскәүдә шул заманның татар хатын-кызлары белән аралашып яшәде. Хатын-кызлар өчен күп эш башкарган кеше ул. Төрле чараларда катнашып, актив иҗтимагый эшчәнлек алып барды. Гомеренең соңгы елларында да "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы әгъзасы булды. 

Журналда эшләве белән язучылык сәләтен ачып бетерә алмады. Язучыбыз да буласы кеше иде, ләкин язып бетерергә өлгермәде. Пенсиягә чыккач, әдәби әсәрләр язды. 

Матур гомер иткән кеше. Урыны оҗмах түрендә булсын иде, - дигән теләктә калды Фирая Бәдретдинова. 

     

"Кояшлы, якты, матур күңелле шәхесебез..."

 

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин Венера апа белән 20 елдан артык бер йортта күршеләр булып яшәгәннәрен әйтте.

– "Яшь ленинчы" да ул редактор иде, университеттан соң мине эшкә алды. Шактый гына бергә эшләдек. Ләбибә Ихсанова белән икесен янәшә күз алдына китерәбез. Кояшлы, якты, матур күңелле гүзәл бер шәхесебез иде, - диде.

Фәйрүзә Мөслимова “Яшь ленинчы" да эшләгәндә диплом язганын, иң беренче редакторы Венера Ихсанова булганын әйтеп, аңа рәхмәтле булуын җиткерде.

"Журналның иң киң таралган чагы Венера эшләгән елларга туры килә"

Ренат Харис һәм Мәдинә Маликова Венера Ихсанованың конфликтларга беркайчан юл куймавына игътибар юнәлтте.

– Венера ханым белән “Яшь ленинчы” да бергә эшләдем. Ул баш редактор, мин яшь җаваплы секретаре идем. Ул гаҗәеп компетентлы журналист иде. 

Компетентлы журналист булу ул бер мәсьәлә. Шуның өстенә ул яхшы оештыручы, итагатьле, тыныч, үз тирәсенә чын мәгънәсендә бирелеп эшли торган кешеләр туплый алучы редактор да иде. Аның тирәсендә беркайчан конфликт булмый иде, бөтен мәсьәләләрне чишә иде. 

"Яшь ленинчы" газетасында салып калдырган традицияләр бүгенге көндә дә башка газета -журналларда дәвам итәләр, чөнки Венера ханым чын журналист һәм оештыручы иде. Төрле характердагы кешеләр белән эшли белде, - диде Ренат Харис.

 

"Утыр, Мәдинә" дигәнен көтә идем"

– Озак еллар бергә эшләдек. Иң бәхетле елларым шул “Азат хатын” да эшләгән еллар булды. Ул редактор булып килгәч, сөенеп, зурлап кабул иттем. Соңгы елларда җаваплы секретарь булып эшләдем. Кабинетына кергәч беркайчан каршына килеп утырмый идем. Мин аны шулкадәр зурлый идем, аның “Утыр, Мәдинә” дигәнен көтә идем. Ул миңа һәрвакыт “Утыр, Мәдинә” дип әйтеп, минем белән киңәшә иде, - диде Мәдинә Маликова.

- Без бергә эшләгән елларда Азат хатын шундый шаулады, тиражы 400 меңнән артып китте. Без ерак-ерак җирләрдән бик күп хатлар ала идек. Төньяктан, Сахалиннан. Безгә “журналыгызга ничек язылырга булла” дип үтенеп сораган хатлар килә иде. 

Журналны бик нык күтәрде, журналның иң киң таралган чагы Венера эшләгән елларга туры килде. Сөйкемле, ягымлы иде, “шундый чибәр булырга кирәк бит” дип сокланып карап тора идем. “Азат хатын”ның ул шаулаган еллары милләтебез тарихына кереп калачак әле.

Бер мәртәбә дә бәхәскә кермәдек. Күңелне китәрлек бер авыр сүз дә әйтмәде. Ул дөрес яшәде. Менә дөрес әйткән бит, хаклы булган бит, дип искә алам хәзер. Минем өчен зур югалту. Аның гөнаһлары юктыр да, ул миңа керсез, ак кеше булып тоела.

Венера Ихсанова Киндери зиратында җирләнде.

 

  • Венера Ихсанова (23.08.1933) – журналист, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Киров өлкәсенең Түбән Шөн авылында туа. Әти-әнисе икесе дә орденлы укытучылар. Мәк­тәпне тәмамлауга, игезәк туганы Ренат белән Казан педучилищесына укырга керә. Соңрак, 1958 елда, универ­ситетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Журналист эшчәнлеген «Совет Татарстаны» газетасында башлап җибәрә. 1960 елда аны «Яшь ленинчы» газетасына баш мөхәррир итеп чакыралар. Сугыштан соң чыгудан тукталган газетаны кабат торгызу эше йөкләнә аңа. 1977–1988 елларда – "Азат хатын" журналы баш мөхәррире.

 

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: Александр Эшкинин
 

 

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев