Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Укучы балалары булган гаиләләргә ун мең сум акча түләнәчәк

«Бер тапкыр бирелә торган бу ярдәм чарасы быел укырга керүче балаларга да кагыла. Ата-аналарның балаларны мәктәпкә әзерләргә вакыты калсын өчен, акчаны август уртасында күчерергә тәкъдим итәм», — диде Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында, мәктәптә укучы һәм беренче сыйныфка укырга барырга җыенучы балалары булган гаиләләргә август уртасында бер тапкыр ун мең сум акча түләүне тәкъдим итте.

«Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә һәр укучыга ун мең сум исәбеннән акча түләүне тәкъдим итәм. Бер тапкыр бирелә торган бу ярдәм чарасы быел укырга керүче балаларга да кагыла. Ата-аналарның балаларны мәктәпкә әзерләргә вакыты калсын өчен, акчаны август уртасында күчерергә тәкъдим итәм», — диде Владимир Путин.

Автор: Гөлнар Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев