Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Тәрбия эше буенча иң яхшы директор урынбасары» конкурсының муниципаль этабы узды [+фото]

Мәгариф өлкәсендә укытучыларның һөнәри осталыгын ачыклау, үз эшендә алдынгы тәҗрибәгә ия булганнарны барлау максатыннан конкурс-бәйгеләр даими булып тора. 6 февральдә Балалар иҗат үзәгендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен «Тәрбия эше буенча иң яхшы директор урынбасары»дигән конкурсның муниципаль этабы узды.

Һөнәри бәйгедә районыбызның 16 мәктәбеннән тәрбия эшләре урынбасарлары катнашып, алар иң элек үзләренең эшчәнлекләренең төп юнәлешләре белән таныштырдылар. Бәйге шарты буенча икенче өлештә тәрбия эше буенча программа тәкъдим ителде. Программаларның һәрберсе үзенчәлекле булып, төрле темаларны үз эченә алган иде. «Тәрбия эше буенча иң яхшы директор урынбасары» конкурсының муниципаль этабы җиңүчесе булып Саба гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лариса Шәмсетдинова танылды. Бәйгедә Олы Кибәче урта мәктәбененнән Гүзәлия Измаилова, Килдебәк мәктәбеннән Лилия Исмәгыйлова хезмәтләренә югары бәя бирелде. Шулай ук Иштуганнан Светлана Игнатьева «Милли-мәдәни багланышларны саклаучы», Лесхоздан Миләүшә Галиева «Тәрбия эше ышанычы», Эзмәдән Гөлфия Һадиева «Әхлак кыйммәтләрен саклаучы» номинацияләре жиңүчеләре булдылар.

Бәйгенең зона этабы 28 февральдә районыбызда узачак.

Чыганак: saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев