Саба ТВ

ТОЗ КАБУ СӨННӘТМЕ?

Коръән мәҗлесләрендә һәр өстәлгә тоз куела һәм, догалар укыгач, иң элек шул тоздан авыз итәләр, аннан соң гына ашый башлыйлар.

Кайбер кешенең өстәлендә бу максатта тоз даими тора. Кайберәүләр, ризыкланыр алдыннан тоз кабу бер гадәт кенәме, дип кызыксына. Өстәлгә тоз кую Мөхәммәд (с.г.в.) нән килгән сөннәт санала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) чынлыкта да ашар алдыннан тоз кабып куя торган булган. “Болай эшләгән кеше 360 төрле авырудан имин булыр”, — дигән һәм сәхабәләренә дә тоз кабуны нәсыйхәт иткән.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: