Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

То­рак-коммуналь хуҗалык хезмәткәр­ләре көне белән

Ел саен мартның өченче якшәм­бесендә билгеләп үтелүче То­рак-коммуналь хуҗалык хезмәткәр­ләре көнен һич тә игътибарсыз калдырып булмый.

Нигә дигәндә, тормыш-көнкүрешебезгә көндә­лек кагылышлы эшләрне нәкъ менә алар башкара һәм көн дәвамындагы кәефебезне билгели. Әйтик, иртән машинаң белән урамнан чыга алмасаң, нинди кәефең булсын. Димәк, юл чистартучыларга эшкә иртәрәк ке­решергә туры килә. "Буран булса, без 3тә торып, 4тә техниканы кабызган булабыз инде",- ди Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе тракторчысы Рафаэль Исакаев та. Хезмәт стажы 22 ел булган эшченең андый көннәре бик күпкә җыела. Бәйрәмнәре уңаеннан Саба күптармаклы җитештерү предприятисе директоры вазифаларын башкаручы Илдус Гомәров белән әңгәмәнедә шуннан башладык.

-Сабада 60 километр озынлыкта булган 67 урамны вакытында кардан чистартырга кирәк. Кар явып узган көннәрдә тракторлар, грейдер, төягеч, "КамАЗ" машиналары урамнарга чыга. Шушы кышкы айларда 18628 кубометр кар чыгарылды. Урамнарны, чатларны, тыкрык башларын бозлавыктан саклану өчен ел башына 55 тонна катнашма әзерләнде, бозлавыкта юлга сибелде,- диде ул.

Карны язгы чорда да күп чыгарасы. Ка­наулардагыларын алыр­­­га, гөрләвеккә юл ясарга ки­рәк. Йортларның ишек алдына кер­мәсен, өй асларына төшмәсен. Быел язгы ташуны көчле була дип фаразлыйлар. "Шуңа күрә буранлы төндәге шикелле, бүген дә биштә эшкә керештек",- диләр "КамАЗ" йөртүче Ленар Нуриев белән Дамир Хаҗинуров һәм "Хундай" үзтөягечен йөртүче Җәүдәт Хәсәншин (фотода).

Реклама

Инде карлар бетеп, җәй җиткәч, башкарасы эшләр турында Илдус Гомәров сөйләде.

-Җәйге чорда коллективны район башлыгы белән килештерелгән төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре көтә. Район үзәгендә план­лаштырылган чаралар 26 миллион сум күләмендә булыр дип торабыз, - диде ул. - Кайбер башка оешмалар да эшкә алына, билгеле. Былтыр Сабада 234 төп (тау нараты, миләш, тополь, туя) агач утыртылган иде. Хәзер аларны су сибеп үстерергә, формалаштырырга кирәк. Быел юкә, миләш агачлары утыртылачак. Күп эшләр сезонлы булса, чүп чыгару ел буе дәвам итә. Соңгы елларда халык чисталыкка йөз белән борыла башлады, ләкин яз-көз айларында контейнер, бункер яннарына нәрсәләр генә өелми. Каты көнкүреш калдыклары чыгару махсус 4 техника белән башкарыла. Полигонда аларны урнаштырып тору өчен Т-170 тракторы эшли. Ел дәвамында Сабадан - 15223, авыллардан 9954 кубометр чүп чыгарылды. Быел да төп бурычыбыз Сабаны тагын да матурайту, яшелләндеру, каты көнкүреш калдыкларын вакытында чыгарып урнаштырып бару өчен мөмкинлекләребез җитәрлек, тырыш хезмәт генә сорала.

2016 елда имгәнү очраклары теркәлмәде, хезмәтне саклауга зур суммалар тотылды. Хисап чорына йомгак ясауны алдынгыларны бүләкләп төгәлләдек. Коллективта бер генә бәйрәм дә эзсез узмый. Район күләмендә уздырыла торган спорт ярышларында, мәдәни чараларда актив катнашабыз, культпоходларга ба­ра­быз. Халыкка да гозеребез бар. Ел саен автобус тукталышларын ремонтлап, буяп, яңартып торабыз. Әмма аларны төрле язулар белән "бизәүчеләр" дә очрый. Болар бит Сабабызны ямьсезли генә. Итагатьле булсак иде.

saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев