Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә “Изге сәфәр җиңел гамәл түгел” китабына тәкъдир итү кичәсе узды [+фотолар]

Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе Тәлгат Саматовичның исемен мәңгеләштерү буенча даими эш алып бара.

14 нче мартта Т.Нәҗмиев укулары кысасында әдипнең "Изге сәфәр җиңел гамәл түгел" китабына тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре Надия Гатиятова, Гөлназ Садыйкова, Резеда Галиәкбәрова җыелган кунакларны китап белән таныштырдылар, кыскача гына язучының биографиясе, Хаҗ гамәле һәм хаҗнамә жанры турында мәгълүмәт бирделәр. Т.Нәҗмиевнең хәләл җефете Лемара апа Нәҗмиева язучыны Хаҗга әзерләве, китап чыгару мәшәкатьләре турында сөйләде. Шәмәрдәннең имам хатыйбы Дамир хәзрәт һәм хаҗи Расил Тимергалиев Хаҗдан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Районыбыз язучылары Рөстәм Зарипов, Гөлсинә Галимуллина, Миннегөл Манихова, Эзмә авылыннан пенсиядәге укытучы Мәдинә апа һәм китап укучыларыбыз Т.Нәҗмиевне сагынып искә алдылар. Кичә барышында электрон презентация күрсәтелде. Китап укучыларда кызыксыну тудырды, укырга теләүчеләр күп булды. Килгән кунакларда кичә бик җылы тәэсирләр калдырды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев