Саба дулкыннары

Тәмәке ташлау михнәте

Хатынга үземне келәткә бикләп куярга куштым.


— Күктәге кояшны вәгъдә итсәм дә, тәмәке белән шырпы бирмә! — мин әйтәм. — Ризыкны тәрәзәдән бирерсең. Анда, тәлинкә сыймаса да, консерва савыты гына сыярга тиеш.

Бикләде тәки. Төнлә аяк астында кыштыр-мыштыр күселәр чабыша башлагач, тәмәке онытылгандай булды. "Җылы өйдә генә ятасы кеше идем ләбаса, ни пычагыма ятам соң әле мин бу келәттә? — дип уйлыйм. — Хатынга ишекне ачтырырга да, балыкка төшеп китәргә кирәк. Нерваны тынычландыра диләр бу шөгыль".
Хатын йокыдан торып ишегалдына чыккач, келәт тәрәзәсеннән аңа дәштем:

— Мәчтүрә, ач ишекне, тимер караватта ятып, кабыргалар сызлый башлады.
— Ачмыйм әле менә, — ди бу. — Тәмәке дә бирмим!
— Ач, ачуны чыгарма!
— Кай төштә соң синең ачуың?!
Кичкә кадәр үгетләдем хатынны. Консерва банкасына аш шулпасы сала да, я күршеләргә, я кибеткә чыгып китә. Ахырдан, кычкырып елап җибәрдем.
— Ач ишекне, юкса келәтне сүтеп чыгам! — мәйтәм. — Күселәргә азык булыр хәлем юк.
Хатын бирешми, наказны нык тота. Шулай да өметне өзмим, тагын һөҗүмгә күчәм:
— Ачмасаң ачма, тәмәке генә бир, — дим ыңгырашып. — Юкса, ашаудан баш тартам!
Унбиш көн бикләп тотты. Каргауларым, башны келәт диварына оруларым, бүре булып улауларым — барысы да бушка булды. Уналтынчы көнне мәхәббәттә аңлашырга иттем. Кыз чагында йолдызым дигәнне ярата иде ул.
— Таң йолдызым, — дим, юхаланып. — Мин бит сине үлеп сагындым!
Мәчтүрәм сихерләнгәндәй тәрәзә янына килеп басты. Күзләреннән прәме нур ага. Ә мин, тәвәккәлләп, соңгы һөҗүмгә күчәм. Дүртьюллык бер шигырь дә сөйләп җибәрсәм буйсыначак инде.
— Аккошым, йолдызым,
Тәмәке кабыздым...
«Тьфу, анасын сатыйм, башка темага кереп киттем, каһәр», — дип уйладым соңыннан. Хатынның йөзе шундук каралып китте.

— Бәттәч, әллә чынлап та сагынганмы дисәм, әлеге дә баягы тәмәкене сагына икән!
Эчәгеләрем суынып китте. Тәмәкедән битәр ике минуттан да артык якты дөньяда тора алмаячагымны аңлап, ачы итеп кычкырып җибәрдем: “Үтерәлә-ә-әр!” Кызганмады тәки, һаман шаккатып карап тора. "Туктале, — мәйтәм, — акылдан язган булып кыланыйм әле!" Киттем тезеп:
— Хатын, күселәр мине үзләренең юлбашчылары итеп сайладылар. Кичә без күрше Сабахның келәтенә кереп, өр-яңа читеген кимереп бетердек.

— Карале, — диде хатын, берни булмагандай. — Теткәләдек дигәннән, бүген кер үтүкләгәндә синең өр-яңа пиджәгеңне яндырдым бит әле мин.
— Нәрсә?! — дидем мин, кул гына сыярлык тәрәзәдән башны чыгарып. — Яндырдым дисеңме?!
Мәчтүрәм кеткелдәп көлеп куйды.

— Акылдан язган, имеш. Тоттым бит үзеңне!
— Карчык, — дим, ялварып. — Башны я теге, я бу якка чыгар әле.
Көчкә чыгардык башны. Хатын кувалда эзли башлагач, үзеннән-үзе шуып чыкты. Тагын төн, тагын аяк астында күселәр чабыша. Ни эшләргә? Баш вата торгач, эчем кытыкланып китте. Аяк асты тулы бит ярдәмчеләрем! Матчага эленгән дүрт каклаган казны идәнгә томырдым.
— Ашагыз, фәрештәләрем, ашагыз! — мәйтәм. — Юкса, келәт диварлары бик юан, көчегез җитмәс.
Бер атна симерттем күселәрне. Ашардай, кимерердәй әйбер калмагач, барысы да дәртләнепме-дәртләнеп келәт диварын кимерергә тотынды.

Өч көн узды дигәндә келәт диварында бер дигән тишек хасил булды. Күлмәк җиңнәрен сызганып шул тишеккә үрмәләдем. Ни гаҗәп, шул мәлне кинәт ишек ачылып китте. Әкрен генә күтәрелеп карыйм... Анда бөеренә таянып хатын басып тора!
— Чык, синнән тәмәкене ташлатам дип, келәтне күрәләтә җимертер хәлем юк, — ди.
— Ярый, — мәйтәм. — Тик мин шушы тишектән чыгам инде, яме, матурым.
Мәчтүрәм, имән бүкән белән тишекне томалап куйды да, тавышын күтәрә төшеп әйтте:
— Юк инде, бәбекәчем, кеше төсле ишектән чык!

— Ал инде бүкәнеңне! — дим, күзләремнән яшь чыгарып. Бу тишектән чыгу минем өчен рәхәтрәк. Дүрт каклаган казга төште бит ул миңа.
Ахыр чиктә хатын күнде. Тик бу тишектән чыгу ләззәте озакка сузылмады. Болдыр турысында әвәләнеп яткан "Беломор" төпчеген күрдем дә бәхетемнән хуштан язып егылдым.

#өметхикәясе

 

 

Автор : Заһид Мәхмүди

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: