Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Тиздән татарча клавиатура дөнья күрәчәк

«Басма» исемле клавиатурада татар хәрефләре аерым төймәләрдә урнашкан.

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ", Илгиз Шәкүров). Татарстанда 7 ел дәвамында дизайн һәм медиапроектлар белән шөгыльләнә торган «Теория» дизайн студиясе татарча клавиатура уйлап чыгарган. Әлеге студия үзенең татар фонетикасы һәм татар тарихы турында видеолары белән танылган иде.

«Без күп татар проектлары эшлибез. Безнең өчен эшчәнлек барышында иң зур проблема - татар текстларының авыр җыелуы. Татар хәрефләре кирәк булган саен раскладканы күчерергә, ягъни бер телдән икенче телгә күчәргә телисең икән, махсус төймәләргә басу кирәк. Уйладык-уйладык та бу мәсьәләне чишү юлларын эзли башладык», - ди «Теория» дизайн студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов. Нәтиҗәдә, дизайн студиясе татарча клавиатура ясарга кирәк дигән фикергә килгән. «Басма» клавиатурасының проектын 2016 нчы елның сентябрендә эшли башлаганнар.

Татарча клавиатура, проектыннан күренгәнчә, гадәти клавиатуралардан әллә ни аерылмый. Бары тик аның уртасында «Һ», «Ү», «Җ», «Ө», «Ң», «Ә» хәрефләре бар һәм алар аерым төймәләрдә урнашкан. Шулай ук «Басма»да нокта һәм өтер өчен дә аерым төймәләр табылган.

Клавиатураның исемен озак уйлаганнар. «Һәр проектыбызга оригиналь исем бирергә тырышабыз. Клавиатурага башта инглиз исеме бирергә карар кылган идек. Соңрак «Басма»да тукталдык. Бу сүз матур яңгырый, әйтергә җиңел, мәгънәсе дә берничә», - ди Илдар Әюпов.

Клавиатура - 2000 детальле авыр механизм. Хәзерге көндә «Басма» татар клавиатурасының моделе һәм микросхемасы бар. Алга таба детальләр, төймәләр һәм махсус корпус төре җитештерергә кирәк. Бары тик шуннан соң гына беренче татар клавиатуралары дөнья күрәчәк. Әлеге эш бик зур финанслар сорый. Дизайн студиясе үзе генә әлеге сумманы күтәрә алмый. Шуңа күрә алар битараф булмаганнарның ярдәменә өметләнә. Тулырак мәгълүматны студиянең сайтыннан табарга була: http://teorius.ru/klaviatura/.

Проект тормышка ашса, клавиатураны «Теория» дизайн студиясенең интернет-кибетеннән һәм шулай ук электроника кибетләреннән сатып алырга мөмкин булачак. «Басма»ның якынча бәясе 2000-3000 сум тирәсе булыр, дип көтелә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев