Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Теләчедә республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дини укулар үткәрде

Очрашуда Җәлил хәзрәт тагын бер актуаль теманы - мөселман гаиләләрендә Яңа ел бәйрәмен үткәрүне, аңа булган мөнәсәбәтне күтәрде.

Теләче авылының “Ихлас” мәчетендә республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Теләче районы мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев катнашында дини укулар булып үтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау, алдагы көннәргә бурычлар билгеләү һәм үзара тәҗрбә уртаклашуны үз эченә алган дини укуларда республикабыз казыйлары (җәмгысы тугыз), төньяк төбәге мөхтәсибләре катнашты.

Очрашуда Җәлил хәзрәт тагын бер актуаль теманы - мөселман гаиләләрендә Яңа ел бәйрәмен үткәрүне, аңа булган мөнәсәбәтне күтәрде. Баксаң, арабызда балаларын ислам диненә ят бәйрәм дип, Чыршы бәйрәменә җибәрмәү, әлеге бәйрәмнең асылын тиешенчә аңлатмау, шул сәбәпле, үз балалары аша башка балаларны ислам диненә каршы кую очраклары да бар икән.

 

Буочракта ислам дине аны үткәрмәү, балаларга бүләкләр өләшмәү ягында түгел. “Бүләкләр өләшеп, балаларны сөендерү үзе бәхет ич ул!” - диде хәзрәт.  

 

Фәнил Нигъмәтҗанов

Фото: tulachi.ru

http://tulachi.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев