Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Тайга кызы Сәфинә Алиуллова: «Укыласы никахым, туасы балаларым шунда булгангадыр инде»

Гадәтем шундый, иртән эшкә килү белән, электрон почтамны ачып, хатларны укыйм һәм «Матбугат.ру» сайтына кереп, ил-көндәге яңалыклар белән танышам. Беркөнне дә «Матбугат»тагы бер язманың баш исеме кызык тоелды. «Элеккеге мәктәп директоры - аучы» дип атала иде ул. Кайсы районның кайсы мәктәбеннән икән, дип кызыксынып ачып карасам, фотосурәттән элеккеге укытучым Сәфинә...

Авыл мәктәбенә яшь укытучы килү зур яңалык кына түгел, олы шатлык та иде ул чакта. Алабуга пединститутын тәмамлап, берьюлы ике яшь укытучының мәктәбебезгә кайтуы без укучылар өчен чын бәйрәм булды. Узган гасырның 1975 елы иде ул. Алар белән мәктәбебезгә яңа түгәрәкләр, кызыклы чаралар да кайтты. Укытучыларның берсе - Илсөяр, икенчесе Сәфинә Тләшевалар иде, икесе дә рус теле укытучылары, Пермь ягының Барда районыннан. Безнең Яңа Тинчәленең кайда икәнен дә белмичә килгәннәр. Дөресрәге, диплом алгач, кая җибәргәннәр, шунда барганнар. Башта кызларның икесен ике авылга җибәрмәкче булганнар, «Бергә барасыбыз килә!» - дигәч, мәгариф бүлеге мөдире: «Барыгыз алайса Тинчәле басуларында гуляйте!» - дип җибәргән. Илсөяре өч елдан соң туган якларына кайтып китте. Сәфинә апа, балачагы тайга урманының бай табигате арасында узуга карамастан, безнең ялан кырда урнашкан авылыбызны үз итте.



Сыңар кулын сугышта калдырып кайтса да, Сабантуй мәйданында гел батыр калган колхозыбыз агрономы Искәндәр абыйның улына кияүгә чыгып, үзебезнең авылныкы булып куйды. Үзе, бу елларны хәтерләп, болай ди:
- Укыласы никахым, туасы балаларым шунда булгангадыр инде, гомерлеккә Яңа Тинчәледә яшәп калдым. Кияүгә чыгасымны белгәч, үзе дә читтән килгән хезмәттәшем Миңнура апа Җамалетдинова: «Еракта калма, туган җирдән читтә яшәүләре кыен булыр», - дип үгетләп тә карады. Яшь чакта кемне дә булса тыңлыйсыңмыни инде ул?! Ярый анысы, үкенеп яшәмәдем, иптәшем дә, каенана-каенатам да бик әйбәт кешеләр булып чыкты. Өч ул үстердек. Яратып эшләдем, яратып яшәдем.
14 ел буе Ниязый Фәизов исемен йөрткән данлы мәктәп дилбегәсен тартты директор.

16 ел уку-укыту эшләре буенча мөдир дә булды. Бик итагатьле, гадел, тавышын да күтәрми торган, ләкин белемне күңелләргә уеп сала белә торган укытучы булып хәтеребездә калды ул Сәфинә апа. Шуңа күрә дә аның кулында ау мылтыгы күргәч, үз күзләремә үзем ышанмый тордым. Ләкин соңрак аны әйбәт белгән кеше буларак, күңелен аңладым. Табигать баласы булып, тайгада үскән кызның җаны монда да киңлек, иркенлек, җәнлек-җанварлар белән аралашу тели, туган ягын сагынганда ул шулай елга буйларында, басу-кырларда йөреп, сагышларын тарата. Аучылыкка энесе Сөләйман өйрәтә аны: мылтыкны корырга, сүтеп майларга, төз атарга, җәнлек-җанварларның холкын аңларга. Этләрен ияртеп, апалы-энеле аз иңләмиләр алар туган якларындагы тайга урманнарын. Ә тайгада көндез дә караңгы - кояш нурлары калын агачлар аша сүрән төшә. Аучыларны еш кына көтелмәгән куркыныч хәлләр дә сагалый. Хәтта бүре белән дә очрашырга туры килә. Ләкин җәй көне бүреләрнең тамагы тук булганда, алар, гадәттә, кешегә ташланмыйлар. Бу юлы да, бәхеткә, бүре - үз сукмагыннан, аучылар үз юлларыннан китә. Урман ешлыгында аю белән дә очрашырга туры килә, аюның да эше каты: кура җиләге белән сыйланып торган чагы була, исе китми.



Яңа Тинчәледә тайга кызының аучылык шөгыле хобби булып кына калган инде хәзер, чөнки бездә киек җәнлекләр белән тулган урман юк. Куян артыннан куса гына инде. Анысы булгалый, ләкин беркайчан да максаты аларны атып үтерү түгел. Мылтыкны да кыяфәте килсен һәм кыргый этләрдән сакланыр өчен генә ала хәзер Сәфинә Алиуллова. Бишенче сыйныфта укучы оныгы Гөлназны да, табигатьне яратырга, кош-кортларга игътибарлы булырга өйрәтер өчен, үзе белән ияртә. Урманнары-күлләре белән мактана алмаса да, туган авылыбызның табигате үзенчәлекле - Тинчәледә байбаклар яши. Алар Татарстанның ике генә районында: бездә һәм Азнакайда. Буа суында тагын кондызларыбыз бар. Менә шуларны күзәтергә ярата Сәфинә апа. Аларның аз калуына җаны әрни, кешеләр аларны мае файдалы булган өчен юк итәләр икән.

Лаеклы ялга чыгып, мәчет каршындагы мәдрәсәгә дин гыйлеме нигезләрен өйрәнергә йөри башлагач, аучылыкның хәләл икәнен дә белә. Аллаһы Тәгалә әйткән: «Без, сез туклансын өчен, киек хайваннар һәм кошлар булдырдык. Алар сезнең тәрбияне таләп итми. Тик хәләл булсын өчен, ау этләрегезне һәм укларыгызны «Бисмилләһи Аллаһу әкбәр!» дип җибәрегез» (Коръән-Кәрим, «Маидә» сүрәсе. 4нче аять; «Хиҗер» сүрәсе, 20нче аять). Сәфинә апаның тагын бер яраткан шөгыле - гөмбәгә йөрү. Юлында очраган дару үләннәрен дә җыеп алып кайтып киптерә, аннары гаиләсенә кыш буе үлән чәе эчертә. Кергән күршеләрен дә үзе тозлаган гөмбә белән сыйлый.

- Хәзер Тинчәле каенлыкларында нинди генә гөмбә юк. Аны җыюның рәхәтлеген берни белән дә чагыштырырлык түгел, нервларны теләсә нинди даруга караганда да яхшырак тынычландыра. Аннары кыш буе тәмле хәләл ризык белән сыйланасың һәм фотоларын карап юанасың, - ди Сәфинә апа.
Төрле конкурс-ярышларда катнашырга да ярата ул. Әнә фотосын районның «Байрак» газетасына конкурска җибәрүе дә яраган. Лаеклы ялдагы укытучы - 63 яшьлек тайга кызы Сәфинә Алиуллова җиңүче дип табылган.


Йолдыз ШӘРАПОВА

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев