Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанның бер районында зур куркыныч елан тотканнар [+фото]

Арча районының Сөрде авылында куркыныч елан тотылуы хакында хәбәр килде. Сөрде халкы бу тирәгә җиләккә бармаска, балаларны гомумән җибәрмәскә тырыша, еланнар быел бик күп, диләр.

Сөрде авылыннан ирле-хатынлы Сабировлар авылдан ерак булган каенлыкка җиләккә бара. Шунда Салкын чишмә янында елан ысылдавына игътибар итәләр. Чыннан да елан булып чыга. Гаилә башлыгы кыюланып таяк суза, елан таякка үрмәләгән арада, хатыны фотога төшереп ала.

«Идел» хәбәрчесе еланның аннан соңгы язмышы белән дә кызыксынды. «Тузбаш еланына ошаган иде, агрессив түгел, буаз да тоелды, таяктан шуып төште дә Салкын чишмә суында юк булды»,- диде Зөлфәт Сабиров. Сөрде халкы бу тирәгә җиләккә бармаска, балаларны гомумән җибәрмәскә тырыша, еланнар быел бик күп, диләр.

---

Реклама

Идел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев