Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда ЮХИДИдан качкан машина йөртүчесе зур аварияга эләгеп һәлак булган [+фото]

Бөгелмә районында юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән, берсе һәлак булган. Бу хакта "Татар-информга" Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде. Бөгелмәдә юл-транспорт һәлакәте Яшьләр урамы 4нче йорт янында төнге сәгать өчләр тирәсендә булган. Ачыкланганча, "Хендэ Солярис" автомобилен йөртүче өч пассажиры белән ЮХИДИ экипажыннан качып...

Бөгелмә районында юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән, берсе һәлак булган. Бу хакта "Татар-информга" Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.

Бөгелмәдә юл-транспорт һәлакәте Яшьләр урамы 4нче йорт янында төнге сәгать өчләр тирәсендә булган. Ачыкланганча, "Хендэ Солярис" автомобилен йөртүче өч пассажиры белән ЮХИДИ экипажыннан качып йөргәндә, идарәне югалткан һәм кюветка очып, машина әйләнгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бер кеше үлгән. Аның шәхесе ачыклана. Өчесе зыян күргән. 26 яшьлек ир-атның сул як умрау сөяге сынган, 28 яшьлегенең умыртка баганасы зарарланган, 29 яшьлек ир-атның бот сөяге сынган.

64нче янгын сүндерү часте аларны машинадан чыгарып, медицина хезмәткәрләренә тапшырган. Аннан автомобильне әйләндереп, янып китмәсен өчен аккумуляторын сүндергәннәр.

ЮХИДИ хезмәткәрләре хәлне тулысынча ачыклый.

Реклама

---
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев