Саба ТВ

Татарстанда җылыта: тик әлегә кар-бураннар туктарга җыенмый

Татарстанда кар-бураннарны бер көнгә генә булса да калдырып, кояшлы, аяз көн булуы көтелә. Бу хакта синоптиклар хәбәр итә.

Бүген Татарстанда аяз, көндез 5-10, төнлә 12-15 градус салкын булачак.

20 мартта аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы кар явуы мөмкин. Төнлә 10-15, көндез 3-8 градус салкын.

21 мартта да урыны белән кыска вакытлы кар явуы ихтмал. Төнлә 11-16, көндез 2-7 градуслы салкыннар фаразлана.

Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак булыгыз!

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: