Татарстан игенчеләре бу көнгә 2145,7 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 36,4 центнер тәшкил итә.
Иң мул уңыш буенча лидерлар үзгәрешсез калды - Зәй районы игенчеләре һәр гектардан уртача 51 центнер уңыш җыеп алса, Сарманда бу күрсәткеч 50,3 центенр, ә Нурлат районында 50 центнер тәшкил итә.
Башкарылган эш мәйданы буенча Зәй районы кабат лидерлар сафында. Биредә барлык мәйданның 52 процентыннан игеннәр суктырып алынган инде. Зәй игенчеләреннән Чистай һәм Апас (49ар процент) һәм Әлки районы (47 процент) да калышмый.
Башкарылган эш күләме аз булган районнар - Бөгелмә (27 процент), Тукай һәм Кама Тамагы (32шәр процент) һәм Югары Ослан белән Балтач (33әр процент).
Реклама