Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда томан һәм 33 градуска кадәр эсселек көтелә

Сишәмбе һәм чәршәмбе, 20 һәм 21 июль көннәрендә, Татарстанга яшенле яңгыр, көчле җил фаразлана.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 19 июль көнне, Татарстанда элек урнашкан эссе һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми. Әмма төнлә һәм иртән төбәктә урыны белән томан төшәргә мөмкин. Талгын җил исәчәк.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 15 тән 20 градуска кадәр җылылыкта була. Көндез һава +28, +33 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, сишәмбе һәм чәршәмбе, 20 һәм 21 июль көннәрендә, Татарстанга яшенле яңгырлы, көчле җилле, боз явуы мөмкин булган тотрыксыз һава торышы кайтачак. Шул ук вакытта температура фоны кимемәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев