Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда төнге һава температурасы 14 градуска кадәр түбән төшә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, төннәрен чагыштырмача салкын һава торышы атна башында да саклана әле.

13 мартта республикада аязучан болытлы һава, явым төшемнәр көтелми. Көньяк-көнбатыштан уртача җил. Төнлә минималь һава температурасы -4 тән -9 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда -14 градуска кадәр булачак. Көндез максималь температура 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылыта, дип фаразлана. Юлларда бозлавык сакланачак.

14 мартта шулай ук аязучан болытлы һава, урыны белән кар һәм җепшек кар яварга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә. Төнлә минималь температура -3тән -8 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда -12 градуска кадәр, көндез максималь температура -3тән 2 градуска кадәр булыр дип көтелә. Юлларда шулай ук бозлавык сакланачак, игътибарлырак булыгыз.

Бүген, көндез һаваның максималь температурасы 2 градуска кадәр җылы булачак.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев