Реклама
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә - 29 сентябрьдә, республикада болытлы һава булачак. Төнлә явым-төшем көтелми. Иртән һәм көндез урыны белән яңгыр булуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк.
Төнлә һава температурасы республика буенча - +4..-1, Казанда +1..+3 градус булачак.
Көндезге сәгатьләрдә Татарстанда - +4..+9, Казанда +5..+7 градус җылы булыр, дип фаразлана.
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз