Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда мәктәп бәдрәфендә баланы мәсхәрә иткәннәр

Мәктәп бәдрәфендә кыз баланы мәсхәрәләгән Чаллы кешесе биш ел колониядә утырачак. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

Татар-информ язуынча, узган елның 12 сентябрендә 34 яшьлек Андрей П. наркотик исереклегендә булган хәлдә Чаллының бер мәктәбенә килгән. Бу бинада автомәктәп тә булган.
 
Дәресләр расписаниесен күчергәч, ир-ат хатын-кылар бәдрәфенә кергән, анда 10 яшьлек кызны күргән. Ир-ат баланы кабинкага алып керә, анда аңа бәйләнә һәм җенси характердагы гамәлләр кыла башлый. Кыз кача һәм барысын да укытучыга сөйли. Берникадәр вакыттан соң җинаятьчене тоткарлыйлар.
 
Шулай ук тикшерү вахтерның ят кешене туктатмавын ачыклаган, чөнки ул аны физкультура дәресеннән кайткан балалар белән бутаган. Андрей П. спорт костюмы кигән булган.
 
Суд элек хөкем ителгән П.-ны «14 яшькә җитмәгән затка карата җенси характердагы көчләү гамәлләре» маддәсе буенча гаепле дип таныган һәм биш елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган.
 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев