Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация керттеләр

Коллективта хезмәткәрләрнең 80 проценттан да ким булмаган өлеше привикалы булырга тиеш, бу соңгы ярты елда ковид белән авыручыларны да исәпкә алып.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүгеннән Татарстанда аерым категория гражданнар өчен коронавирус инфекциясеннән мәҗбүри вакцинация игълан ителде.

«Татар-информ» агентлыгына Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бүген бу хакта карарны республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина имзалаган. Бу чарага Татарстанда ковид авыруы буенча эпидемиологик вазгыять этәргән.

Мәҗбүри вакцинация 60 яшьтән өлкәнрәкләр, медицина, белем бирү һәм социаль учреждениеләр, транспорт һәм энергетика өлкәсе, сәнәгать һәм төзелеш предприятиеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләре, хокук саклау органнары вәкилләре, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен тиешле.

Бу таләп, шулай ук, чәчтарашханә, мунча, спорт учреждениеләре, көнкүреш хезмәтләре, сәүдә һәм җәмәгать туклануы нокталары, почта, кәрәзле элемтә салоннары, торак-коммуналь хуҗалык оешмалары, кино, музей, концерт, күргәзмә заллары, китапханә, ял үзәкләре, балалар лагерьлары, туризм өлкәсе, массакүләм мәгълүмат чаралары, даруханә, ветеринария клиникалары, кунакханәләр, автосервисларда эшләүчеләргә кагыла.

Югары һәм махсус урта уку йортларыннан читтә практика узучы студентлар да мәҗбүри рәвештә прививка кадатырга тиеш була.

Реклама

6 декабрьгә кадәр оешма җитәкчеләре хезмәткәрләренең вакцинаның икенче компонентын кадатуын кайгыртырга тиеш. «Вакцинациянең беренче этабын узмаган хезмәткәрләр 9 ноябрьдән эштән читләштерелергә тиеш. 7 нче декабрьдән вакцинаның икенче компонентын алмаучылар эштән азат ителә», — дип аңлаттылар Роспотребнадзор идарәсендә.

Бу карар вакцинациягә каршылыгы булуы турында рәсми документка ия кешеләргә кагылмый.

Коллективта хезмәткәрләрнең 80 проценттан да ким булмаган өлеше привикалы булырга тиеш, бу соңгы ярты елда ковид белән авыручыларны да исәпкә алып. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 60 яшьтән өлкәннәргә өйдә вакцинация уздыру чарасын күрәчәк.

Автор: Гөлнар Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев