Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда Kazan Digital Week халыкара форумы узачак

Чараның төп идеясе – белгечләрнең дистанцион форматта аралашуыннан мөмкин кадәр фәнни һәм икътисади нәтиҗәгә ирешү.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). 21-24 сентябрьдә Татарстанда Kazan Digital Week 2020 халыкара форумы узачак. Чараны республика Министрлар Кабинеты Россия Хөкүмәте ярдәмендә оештыра.

Чараның төп идеясе – белгечләрнең дистанцион форматта аралашуыннан мөмкин кадәр фәнни һәм икътисади нәтиҗәгә ирешү. Форумның программасы панель дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләрне үз эченә алачак. Шулай ук производстволар һәм лабораторияләргә техник турлар, Казан шәһәре буйлап экскурсия турлары, пилотсыз автомобиль үрнәкләре урын алган күргәзмә, Digital Superhero хакатоннарының җәйге сериясе финалын үткәрү каралган.

Kazan Digital Week халыкара форумының тематик юнәлешләре арасында интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион үзәкләр (ЭРТИКО – ИТС Европа ассоциациясе һәм «Илкүләм телематик системалар» концерны ярдәме белән), яңа заманның киберкуркынычсызлыгы, бизнеска интеграцияләнгән финанс технологияләре һәм инновацияләр экосистемасы кебек юнәлешләр бар.

Форумны оештыручылар Көнчыгыш Европа һәм Азия илләрендә (шул исәптән Россия һәм Татарстанда) цифрлы интеллектуаль технологияләрне үстерү һәм гамәлгә кертү перспективаларына карата кызыксыну белдергән һәркемне чарада катнашырга чакыра.

Форум, анда теркәлү, катнашу һәм материаллар бастыру шартлары турында тулырак мәгълүмат, шулай ук аудио- һәм видеоконтент модельләре kazandigitalweek.ru һәм kazandigitalweek.com сайтларында тәкъдим ителгән.

Kazan Digital Week халыкара форумы интеллектуаль транспорт системалары буенча I Үзәк-Көнчыгыш конгрессын әзерләү өчен төзелгән оештыру комитеты тарафыннан үткәрелә. Covid-19 коронавирус пандемиясе дәвам итү шартларында конгрессны 2022 елга күчерергә карар кылдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев