Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда гаилә үлеменә китергән фаҗига урыныннан ВИДЕО пәйда булды

Лаеш районында 7 яшьлек бала һәм аның әти-әнисенең гомерен өзгән һәлакәт видеосы пәйда булды. «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсендә хәбәр итүләренчә, һәлакәт гаепчесе аек булмаган.

Искәртеп үтик, фаҗига 25 февраль көнне иртән Имәнкискә авылы янында килеп чыккан булган. Казан - Оренбург трассасының 60нчы чакрымында «Мицубиси L200» һәм «Дэу Матиз» автомобильләре бәрелешкән. Казан ягыннан килүче «Мицубиси L200»нең 41 яшьлек исерек йөртүчесе тизлекне арттырып, каршы як полосага чыккан, шуннан соң «Дэу Матизга» килеп бәрелгән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә 35 яшьлек малолитражка йөртүчесе һәм 33 яшьлек пассажир хатын-кыз 7 яшьлек баласы белән һәлак булган. Фаҗига сәбәпчесе булган җәрәхәтләнгән йөртүчене Республика клиник хастаханәсенең травмотология үзәгенә китергәннәр.

Реклама

---
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Татарстанда гаилә үлеменә китергән фаҗига урыныннан ВИДЕО пәйда булды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев