Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда "әбиләр чуагы" булмый?

Республика инде менә берничә көн рәттән төньяк циклон йогынтысында яши. Шул сәбәпле, тәүлеклек уртача температура башка еллардагыга караганда 2-6 градуска түбәнрәк.

Республика Гидрометеорология үзәге синоптиклары сөйләп үткәнчә, киләсе атна башында республикада кыска гына вакытка җылыта.
 
Иртәгә Татарстанда яңгырлар көтелә, төнге сәгатьләрдә томан төшәргә мөмкин, һава температурасы +7+12 градус тәшкил итәчәк. Көндез +12+17 градус булачак.
 
Шимбә көнне төнлә республиканың көнчыгыш районнарында яңгырлар әле тукталмаячак. Һава температурасы төнлә +5 градустан -1 градуска кадәр төшеп, урыны белән кыраулар булырга мөмкин. Көндез явым-төшем көтелми, һава температурасы +11+16 градус.
 
Якшәмбе – 12 сентябрьдә төнлә +2, -7 градус, урыны белән кырау. Көндез республиканың көнбатыш районнарында аз гына яңгыр көтелә, һава температурасы +12 +17 градус тәшкил итәчәк.
 
Ә менә киләсе атна башында – 13-14 сентябрьдә Татарстанда аз гына вакытка җылы һава урнашачак. Урыны белән яңгырлар булачак. Көндез +21 градуска кадәр җылытачак.
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев