Татарстанда бер түрәнең кызы туена Киркоров, Ани Лорак һәм башка Мәскәү йолдызлары килгән (ФОТО, ВИДЕО)
15 сентябрь көнне Татарстанның «Зөя калкулыклары» шәһәр-курортында ябык режимда шәхси бәйрәм узган, дип яза «Вести КАМАЗа» сайты. Анда Татарстанның Дәүләт Советы экс-депутатының кызы туе оештырыла.
Республика мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, «Казан» җитештерү-төзелеш берлеге генераль директоры һәм ТР Дәүләт Советының элеккеге депутаты Равил Җиһаншин кызы Динара һәм Әрмәнстанның экс-президенты, премьер-министры Серж Саргсянның абыйсының улы Яков өйләнешкәннәр.
Төп фото: http://ru.tv/press/RUnews/704898/
---
Матбугат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев