Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда бер бала балалар бакчасыннан качкан

Алабугада балалар бакчасыннан балаларның качу очраклары ешайган. Бу хакта бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлеге җитәкчесе урынбасары Олег Камалюков эшлекле сишәмбедә җиткерде.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, Алабугада балалар бакчасыннан балаларның качу очраклары ешайган. Бу хакта бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлеге җитәкчесе урынбасары Олег Камалюков эшлекле сишәмбедә җиткерде.
"Шушы көннәрдә җиде яшьлек малай Молодежная урамындагы 28нче балалар бакчасыннан саф һавада йөргәндә качып киткән. Шундый очрак гыйнвар аенда һәм җәен булган иде", -дип җиткерде Камалюков.
Бакча капкасы бикле булган, малай качып чыгарлык урын тапкан. Бакчадан 100 метр ераклыкта аны тәрбиячесе табып алган.
Район башлыгы Геннадий Емельянов мәгариф идарәсе җитәкчесе Ривал Зариповтан әлеге хәлне шәрехләвен таләп итте. Зарипов сүзләренчә, җәй көне бала качкан бакча мөдире эшеннән китү турында гариза язган булган. Бу хәлдән соң 28нче балалар бакчасы мөдире дә эшеннән китәргә гариза язган.
Мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә балалар максималь куркынычсыз шартларда булырга тиеш. Район башлыгы бу хакта җитди аңлату эшләре алып барылырга тиешлеген җиткерде.

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев