Саба ТВ

Татарстанда 4 яшьлек сабый үлемендә гаепләнүче хирургны хөкем итәләр

Татарстан прокуратурасы Лениногорск үзәк район хастаханәсе балалар станционарының 23 яшьлек хирургына карата җинаять эшен раслады", - дип хәбәр итте өлкән прокурор ярдәмчесе Руслан Галиев.

"Татар-информ" билгеләп үтүенчә, табибка "Саксызлык һәм һөнәри вазифаны тиешенчә үтәмәү аркасында кеше үлеменә китерү" маддәсе буенча гаепләү белдерелгән.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2016 елның ноябрь ахырында Азнакай хастаханәсенә 4 яшьлек бала китерелә. Авыруларны кабул итү бүлмәсендә аңа беренчел "эчәкләрнең үткәрмәүчәнлеге" диагнозы куела. Сорау ачык калган килеш, сабыйны Лениногорск үзәк район хастаханәсенең балалар стационарына озаталар. Хирург, тайпылышлар булмау турында белешмә биреп, малайны өенә кайтарып җибәрә. Берничә сәгатьтән соң баланың хәле бик начарлана, аны реанимациягә китерәләр. Озак та үтми, ул шунда вафат була.
Белгечләр комиссиясе бәяләмәсе буенча, үлем кискен эчәк үткәрмәүчәнлеге сәбәпле килеп чыга.
Тикшерүчеләр фикеренчә, гадәттән тыш хәл хирургның үз вазифаларын тиешенчә үтәмәү һәм авыруга кирәкле диагностика үткәрмәү сәбәпле була.
Җинаять эше Лениногорск судына җибәрелгән.

---
Матбугат.ру

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: