Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда 2018 елның җәе кызу һәм коры булачак - галим

Татарстан фәнни-тикшеренү институты галиме Олег Шайтанов сүзләренчә, җәйнең иң кызу чоры август һәм сентябрьгә туры киләчәк.

(Казан, 30 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов җәйгә фаразлар ясады.

"2018 елның җәе кабат коры һәм эссе булачак. Дөрес, 2010 елгы кадәр ук булмас. Анысы бигрәк тә аномаль эсселек булды бит. Табигатьнең тагын шундый зур сынауга энергиясе җитмәс", - диде Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов "Татар-информ"га биргән эксклюзив әңгәмәсендә. Галим сүзләренчә, киләсе җәй 2016 елның җәен кабатларга мөмкин.

"Җәй буе дәвамлы эсселек күзәтеләчәк. Апрельдә башланган кызулар май, июнь, июль айларында да дәвам итәчәк. Ә кызулыкның иң югары ноктасы - август-сентябрь айларына туры килә. Быел җәен максималь һава температурасы 34-35 градуска җитәр, дип фаразлана. 2016 ел кызу һәм коры булды, дип уйласак та, анда һава температурасы 31-32 градустан артмады әле. Ә 2010 елда 40 градуска җиткән иде", - диде Шайтанов.

Ул шулай ук 2010 елның аномаль җәен дә алдан белүе хакында искәртте.

Реклама

"2009 елда - тарихка иң кызу җәй буларак кереп калган 2010 ел җәенең коры һәм бик кызу булачагын алдан әйттек. Хәтта аның бер генә ел түгел, берничә ел шулай булачагын да белдек. Дөрес, ул ничә елга сузылачак - менә монысын әйтә алмыйбыз. Быел бетәрме ул, киләсе елгамы? Күпләр 2017 елда коры җәйләр бетте дип уйлады. Узган ел чагыштырмача дымлы ел булды", - ди фәнни хезмәткәр.

Быелгы җәйдә яңгырларга да өмет зурдан түгел.

"Яңгырлар булмас диярлек. Апрель белән калган ике ай арасында бәйләнеш нык көчле. Әгәр апрельдә яңгыр яумый икән, май һәм июнь айлары да шундый киләчәк. Табигать закончалыкларына бәйле рәвештә, аномаль кызу җәйдә - давылы да, бозы да, каты яшене дә була. Бу ел да искәрмә түгел. Экстремаль температура югарырак булган саен, башка аномаль күренешләре дә көчлерәк булачак", - диде Олег Шайтанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев